Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Иң төзек торак пункт

"Чирмешән муниципаль районында иң төзек торак пункт" исеменә бәйге игълан ителә. Чирмешән муниципаль районы торак пунктларында төзекләндерүне яхшырту, чисталык, тәртип, яшеллекләрнең сакланышын тәэмин итү максатында, карар кылам: 1.2012 елда "Чирмешән муниципаль районының иң төзек торак пункты" исеменә конкурс үткәрергә. 2. "Чирмешән муниципаль районының иң төзек торак пункты" исеменә конкурс үткәрү...

"Чирмешән муниципаль районында иң төзек торак пункт" исеменә бәйге игълан ителә.


Чирмешән муниципаль районы торак пунктларында төзекләндерүне яхшырту, чисталык, тәртип, яшеллекләрнең сакланышын тәэмин итү максатында, карар кылам:
1.2012 елда "Чирмешән муниципаль районының иң төзек торак пункты" исеменә конкурс үткәрергә.
2. "Чирмешән муниципаль районының иң төзек торак пункты" исеменә конкурс үткәрү турында Положениене расларга.
3.Конкурсны оештыру һәм йомгак ясау өчен район комиссиясе булдырырга.
4.2012 елның 25 августына кадәр конкурска йомгак ясарга.
5.Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетына Чирмешән муниципаль районы бюджетының резерв фондыннан конкурсны оештыру, җиңүчеләрне Дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләү өчен 110 мең сум күләмендә акча бүлеп бирергә.
6.Әлеге карарны "Безнең Чирмешән" район газетасында һәм районның рәсми сайтында бастырып чыгарырга.
7.Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны район башлыгы урынбасары М.Батыршинага йөкләргә.

Муниципаль район башлыгы: Н.Хәмидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән бәйге игълан ителә