Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәндә референдум үтте дип санала

Чирмешән авыл җирлегендә: район үзәгендә, Казанкада һәм Түбән Чегодайда үзсалым җыю һәм куллану буенча узган бу мөһим чарада исемлеккә кертелгән 5136 кешенең 54,89 проценты, 2819ы катнашкан.

Референдумга чыгарылган мәсьәләләрне хәл итү өчен Чирмешән җирлегендә яшәүчеләрдән (кайбер категория гражданнар мондый түләүләрдән азат ителә) 1000әр сум күләмендә үзсалым акчасы җыю каралды.

Үзсалым акчаларын җыю һәм куллануга кагылышлы референдум барышында бюллетеньдә куелган сорауны 1513 кеше (53,67 процент) хуплап тавыш биргән, 1276сы, ягъни 45,26 процент - каршы.

Әлеге мәгълүматларны районның территориаль сайлау комиссиясеннән бирделәр.

Районның башка җирлекләрендә үзсалым акчалары җыю һәм куллану мәсьәләсе җыеннарда хәл ителә.

Фото: Марат Гомәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев