Районыбызның Чирмешән һәм Лашман авыл җирлекләре Яңа ел алдыннан гына яңа машиналы булдылар.
Казанда Татарстан Муниципаль берәмлекләр Советы съезды алдыннан республика муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән смотр-конкурска йомгак ясалды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы бәйгенең җиңүчеләренә - 100 иң яхшы авыл җирлеге җитәкчесенә Chevrolet Niva автомобильләре ачкычлары тапшырды. Алар арасында безнең якташлар: Чирмешәннән Светлана Ганиева һәм Лашманнан Рәвхать Фәттахов та булуы - сөенечле хәл.

фото: president.tatarstan.ru
Нет комментариев