Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында гражданнарның 30 проценты тавыш биргән дә

Авыл җирлекләрендә үзсалым җыюга кагылышлы референдумда хокук бозулар теркәлмәгән.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин әйтүенчә, иртәнге сәгать 10 га, исемлеккә кертелгән гражданнарның 4385 се, ягъни  30  проценты тавыш биргән дә.

Иске Үтәмеш, Андреевка, Чумачка, Түбән Кәминкә, Югары Кармалка сайлау участокларында бюллетень алучылар шактый инде, теркәлгәннәрнең 72 – 42 проценты кадәр үк.

Ә менә район үзәгендә сайлаучыларның 20 проценты гына бюллетень алган.

Ульяновкада да референдум гражданнарның югары активлыгы белән уза.

-Бер сәгать эчендә үк йөзгә якын, ә сәгать 10 га 205  кешегә бюллетеньнәр бирдек, - ди сайлау участогы рәисе Николай Иванов. – Бездә исемлектә 578 кеше бар.

-Тормыш әйбәт хәзер, бездә урамнарны кышын да чистартып торалар, төзелешләр күп, - ди иртәдән үк участокка килгән Татьяна Иванова. – Тавышымны бирдем, гражданлык бурычымны үтәдем.

Бүген халык уңай бәя бирсә, киләсе елда мондагы торак пунктларда байтак эш башкарылачак, шул исәптән үзсалым акчалары Сосновкада җәяүлеләр кичүен, Нагорныйда һәм Саминовкада су челтәрләре проектын ясауга, җәен һәм кышын урам юлларын, яктырткычларны хезмәтләндерүгә, җирлек тракторына бульдозер көрәге алуга һәм башка максатларга тотылачак.

Референдумда, алда язылганча, хокук бозулар юк, әлегә моңа бәйле шикаятьләр булмаган. Тавыш бирү иртәнге 7 дән 20 сәгатькә кадәр уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айда на выборы референдум

2
X