Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән район Советы утырышында төп нигез булган карарлар кабул ителде

Өченче чакырылыш район Советының чираттагы - унҗиденче утырышының көн тәртибенә сигез мәсьәлә куелган иде. Утырышта рәислек итүче муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин билгеләп үткәнчә, кабул ителгән карарларның күпчелеге районны алга таба социаль-икътисади үстерү өчен зур әһәмияткә ия булган, төп нигез булып торган карарлар. Әлеге утырышта депутатлар Чирмешән...

Өченче чакырылыш район Советының чираттагы - унҗиденче утырышының көн тәртибенә сигез мәсьәлә куелган иде.

Утырышта рәислек итүче муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин билгеләп үткәнчә, кабул ителгән карарларның күпчелеге районны алга таба социаль-икътисади үстерү өчен зур әһәмияткә ия булган, төп нигез булып торган карарлар.
Әлеге утырышта депутатлар Чирмешән муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы мәсьәләгә янә әйләнеп кайттылар. Ул Советның 3 ноябрьдә үткән унбишенче утырышында тикшерелеп, ачык тыңлауларга куелган иде. Депутатларның барысы да Устав нигезләмәләренең яңа редакциясе өчен тавыш бирде.
Шулай ук ачык тыңлаулардан соң районның 2017 елга һәм 2018-2019 елларның планлы чорына бюджеты тикшерелде һәм беренче укылышта кабул ителде.
Район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин докладыннан соң әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуларда контроль-хисап палатасы рәисе Рәмил Әхмәдуллин, Советның икътисади сәясәт һәм бюджет буенча комиссия рәисе Әбүзәр Мортазин, Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяевлар чыгыш ясады. 2017 елга һәм 2018-2019 елларның планлы чорына район бюджеты турында карар кайбер төзәтмәләр белән бертавыштан кабул ителде.
Депутатлар Чирмешән муниципаль районын 2017-2019 елларда социаль-икътисади үстерү күрсәткечләрен расладылар; җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен 2017 елга бюджеттан акча бүлеп бирү турында башкарма комитетның район Советына мөрәҗәгате буенча; Чирмешән муниципаль районында динара һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычлар; район Советының 2017 елга эш планы; җирләрдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау буенча муниципаль район вәкаләтләренең бер өлешен авыл җирлекләренә бирү; Чирмешән муниципаль район Советының 2014 елның 25 ноябрендә кабул ителгән 240 санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карарлар кабул иттеләр.
Совет утырышында кабул ителгән карарлар хокукый порталда (pravo.tatarstan.ru) һәм Чирмешән муниципаль районының интернеттагы рәсми сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы район Советы карар