Бюджет акчасы санаулы
"2010нчы елдагы корылык аркасында, былтыр авыл хуҗалыгына бюджеттан тыш та шактый средстволар җәлеп итәргә туры килде. Ә бюджетта акча санаулы, аны бик сакчыл кулланырга, исәп сәясәтен дөрес алып барырга кирәк". Муниципаль район Советының чираттагы егерме икенче утырышында Совет рәисе, район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин шулай дип белдерде, акчаны әрәм-шәрәм итмәскә, бу...
"2010нчы елдагы корылык аркасында, былтыр авыл хуҗалыгына бюджеттан тыш та шактый средстволар җәлеп итәргә туры килде. Ә бюджетта акча санаулы, аны бик сакчыл кулланырга, исәп сәясәтен дөрес алып барырга кирәк".
Муниципаль район Советының чираттагы егерме икенче утырышында Совет рәисе, район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин шулай дип белдерде, акчаны әрәм-шәрәм итмәскә, бу өлкәдә башкалар тәҗрибәсен дә өйрәнергә киңәш бирде.
Районның финанс- бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин чыгышында билгеләп үтелгәнчә, ул 2011нче елда район бюджетының үтәлеше белән таныштырды, былтыр район бюджетының керемнәре чыгымнардан күбрәк булган (керемнәр - 482 миллион 929 мең, чыгымнар - 481 миллион 248 мең сум), акчалар тиешле максатларга тотылган. Финанс өлкәсендә кайбер кимчелекләрне быел кабатламаска кирәк. Бу хакта контроль-хисап палатасы йомгакламасында да искә алына.
Депутатлар 2011нче елда район бюджетының үтәлеше турында отчетны, аннары Чирмешән районында бюджет процессы турында Положениене дә расладылар.
Утырышта район Советының 2011нче елның 16 декабрендә кабул ителгән 65нче карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде, "Чирмешән муниципаль районының 2012 - 2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы программасы"на да өстәмәләр кертергә килештеләр. Депутатлар шулай ук муниципаль районда балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия Положениесен, муниципаль район Советының 2012-нче елга эш планын да хупладылар, расладылар.
Муниципаль район Советының егерме икенче утырышында каралган башка кайбер мәсьәләләрдән муниципаль районда авыл халкының эшлеклелек активлыгын күтәрү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү хакындагысы аерым игътибарга лаек. Бу хакта кабул ителгән карарда әлеге мөһим эш өчен җаваплылар санап үтелгән. Утырышта искә алынганча, райондагы шәхси хуҗалыкларда соңгы бер елда мөгезле эре терлекләр саны арткан, әмма сыер асраучылар азая бара, дуңгызлар, атлар саны да кимегән. Мондый хәлдә конкрет чаралар күрү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышу - дәүләткүләм бурыч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев