Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Былтыргы керемнәрне – быелгы чыгымнарга

Былтыр район бюджетына планлаганнан 12 миллион 456 мең сумга күбрәк, тулаем 462 миллион сум керем алынган. Өстәмә керемгә быел урын табылды - акчаның күп өлеше Ивашкино һәм Яңа Элмәле мәктәпләрен капиталь ремонтлауга юнәлдерелә. Сүз уңаенда, әлеге мәктәпләрне ремонтлауда республика да булыша, әмма ул акчалар гына җитми. Яңа Элмәледә, Ивашкинода да...

Былтыр район бюджетына планлаганнан 12 миллион 456 мең сумга күбрәк, тулаем 462 миллион сум керем алынган. Өстәмә керемгә быел урын табылды - акчаның күп өлеше Ивашкино һәм Яңа Элмәле мәктәпләрен капиталь ремонтлауга юнәлдерелә.


Сүз уңаенда, әлеге мәктәпләрне ремонтлауда республика да булыша, әмма ул акчалар гына җитми. Яңа Элмәледә, Ивашкинода да төзүчеләр инде байтак эш күләмен буйсындырды.

Район Советының чираттагы утыз дүртенче утырышына җыелып, депутатлар авыл җирлекләре буенча пассажирлар йөртү чыгымнарының бер өлешен каплауга да 500 мең сум акча таптылар. Аны Чирмешән автотранспорт предприятиесенә күчерәчәкләр. Бу максатка средстволар тагын кирәгәчәк. Мәгълүм булганча, узган ел ахырында - бу ел башында, пассажирлар азлыктан, район эчендәге автобус маршрутлары ябылган иде. Хакимият катышкач, автотранспорт предприятиесе маршрутларны кабат ачты.

-Кемгәдер акчалата булышу ансат түгел, ул закон кысаларында эшләнергә тиеш, - диде район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, утырышта әлеге мәсьәләне тикшергәндә. - Әмма халыкка уңайлы шартлар тудыру өчен без барыбер чишелеш табарга бурычлы. Гомумән алганда, акча гел җитми инде, аны сак, максатчан кулланырга кирәк.

Район мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов, Күтәмә авыл җирлеге башлыгы, депутат Антонида Аброськина да бюджеттан ярдәмнең арта баруын билгеләп үттеләр. Былтыр Күтәмәдә юллар шомарган, электр линияләре ремонтланган, мәдәният йортының түбәсе яңартылган. 2012 ел дәвамында районда ике мәдәният йорты ачылды, кайберләре ремонтланды. Әмма 11 мәдәният учагында төзүчеләргә эш бар әле, акча гына булсын, музыка аппаратларын яңартасы, җиһазлар аласы бар.

Районның финанс - бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин муниципаль районның 2012нче елдагы бюджеты үтәлеше турында депутатлар алдында отчет тотып, акчаның кайдан килүен бәйнә-бәйнә сөйләп аңлатты. Казнага иң күп акча республика аша җибәрелә, керемнәрнең өчтән бере чамасы гына, былтыр ул 135 миллион сумга якын булган, үзебез эшләп тапкан. Салымнар җыюны арттыру өчен резервлар бар. Әйтик, милек, җир салымы буенча. Иң мөһиме - ул акчаларны быел булмаса киләсе елда файдалана аласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Советлар һәм тормыш