Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Бар да әзер

Президентлыкка кемнәр дәгъва кыла? 1. Жириновский Владимир Вольфович - ЛДПР. 2. Зюганов Геннадий Андреевич - КПРФ. 3. Миронов Сергей Михайлович - "Гадел Россия". 4. Прохоров Михаил Дмитриевич - үз - үзен тәкъдим итүче. 5. Путин Владимир Владимирович - "Бердәм Россия". Бар да әзер Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Хәбибулла Мәгыйзов хәбәр...

Президентлыкка кемнәр дәгъва кыла?
1. Жириновский
Владимир Вольфович - ЛДПР.
2. Зюганов
Геннадий Андреевич - КПРФ.
3. Миронов
Сергей Михайлович - "Гадел Россия".
4. Прохоров
Михаил Дмитриевич - үз - үзен тәкъдим итүче.
5. Путин
Владимир Владимирович - "Бердәм Россия".

Бар да әзер
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Хәбибулла Мәгыйзов хәбәр итүенчә, райондагы барлык 34 сайлау участогы да тавыш бирергә тулаем әзер.


Һәр участокта икешәр видеокамера урнаштырылган, алар тавыш бирү, бюллетеньнәр санау урыннарын төшерәчәкләр. Территориаль сайлау комиссиясенә тавыш бирү өчен бюллетеньнәр дә кайтартылды, бу көннәрдә алар участок комиссияләренә җибәрелә.

Тавыш бирү, РФ Дәүләт Думасына үткәрелгән сайлаулардагы кебек үк, 8дән 20 сәгатькә кадәр барачак.

Аларда 14200-дән артык сайлаучы катнашыр дип көтелә. Билгеле инде, сайлау участогына паспорт белән килү кирәк.

Районга үтә күренмәле 10 данә стационар урна кайтартылган, алар Чирмешән, Лашман, Мордва Афонькәсе сайлау участокларына куелачак.

Участок сайлау комиссияләре рәисләре һәм секретарьлары өчен сайлау барышын видео күзәтү мәсьәләләре буенча семинар оештырылган.

Барлык сайлау участоклары да күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелде, алар янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирәләр. Тавыш бирү көнендә сайлау участокларында полиция хезмәткәрләре кизү торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлау участокларында