Яңа ел табынына салат рецепты
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Яңа ел табынына салат рецепты

«Көнбагыш» салаты 1 тавыкның түш ите 400 г гөмбә 1 баш суган 3 йомырка 150 г сыр зәйтүн майонез чипслар Тавык итен һәм йомыркаларны пешерегез, гөмбә белән суган кыздырыгыз. «Көнбагыш» салатын тезә башлыйбыз. Савыт төбенә туралган тавык итен тезегез, майонез ягыгыз; икенче катка өстенә майонез ягылган шампиньон белән суган салына;...

«Көнбагыш» салаты

1 тавыкның түш ите
400 г гөмбә
1 баш суган
3 йомырка
150 г сыр
зәйтүн
майонез
чипслар

Тавык итен һәм йомыркаларны пешерегез, гөмбә белән суган кыздырыгыз. «Көнбагыш» салатын
тезә башлыйбыз.
Савыт төбенә туралган тавык итен тезегез, майонез ягыгыз; икенче катка өстенә майонез ягылган шампиньон белән суган салына; өченче кат эре угычта уылган
йомыркадан тора; шулай ук майонез ягыгыз;
дүртенче кат - вак угычта уылган сыр. Аның өстенә майонез ягылмый.
Зәйтүнне дүрткә бүлегез, сыр өстен бизәгез.
Өстәлгә чыгарыр алдыннан көнбагыш кырыйларына чипс­лар тезеп чыгыгыз, уртага исә вак угычта уылган йомырка сарысын сибегез. «Көнбагыш» салаты әзер!

Сөембикә


ЯҢА ЕЛ САЛАТЫ

Нет комментариев