Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

"Яңа ел кичәсе" салаты

Кирәк булачак: 5-6 бәрәңге, 8 йомырка, тавык ите, 1 суган, 0,5 стакан әстерхан чикләвеге, 1 гранат, 1 чөгендер, 1 кишер яисә консерваланган кукуруз, майонез, уксус, тоз, петрушка-укроп. Әзерләү тәртибе: Пешкән бәрәңгене кабыгыннан чистартабыз һәм угыч аша чыгартабыз. Бәрәңгене пленка өстенә шакмаклап җәябез, майонез сылыйбыз. Пешкән тавык итен вак итеп турап,...

Кирәк булачак:
5-6 бәрәңге, 8 йомырка, тавык ите, 1 суган, 0,5 стакан әстерхан чикләвеге, 1 гранат, 1 чөгендер, 1 кишер яисә консерваланган кукуруз, майонез, уксус, тоз, петрушка-укроп.

Әзерләү тәртибе:
Пешкән бәрәңгене кабыгыннан чистартабыз һәм угыч аша чыгартабыз. Бәрәңгене пленка өстенә шакмаклап җәябез, майонез сылыйбыз.
Пешкән тавык итен вак итеп турап, бәрәңге өстенә җәябез һәм майонез белән сылыйбыз.
3 катка уксуста маринадланган суган, вак угычтан чыгартылган йомырка салына. Шулай ук майонез белән сылана.
4 кат: вакланган чикләвек, майонез, гранат.
Пленка ярдәмендә рулет төрәбез һәм 1 сәгатькә суыткычка алып куябыз.
Пленканы алгач, рулетны майонез белән сылап чыгабыз.
Калган йомыркаларның агы белән сарысын аерырга. Йомырка агының бер өлешен чөгендер ярдәмендә буярга. Кукуруз, укроп-перушка белән салатны бизәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт Яңа ел тәмле салат