Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Ун минутта тәмле кичке аш әзерләгез!

Салкын көннәрдә һәрчак туклыклы ризыклар ашыйсы килә. Ит белән бәрәңгене читкә куеп, бүген макароннан запеканка әзерләп карагыз.

Безгә кирәк булачак:
Макарон — 250 грамм;
Суган — 1 баш;
Брынза (яисә фета) — 200 грамм,
Майлы сөт (сливки) — 200 миллилитр;
Сөт — 50 миллилитр;
Кара борыч — тәменчә;
Шикәр — 1 чеметем.
Суганны вак итеп турап, бер чеметем шикәр салынган бер кашык акмайда кыздырып алыгыз. Макаронны пешереп, суын түгегез. Брынзаны кыргычтан чыгарыгыз һәм аның өчтән бер өлешен макарон белән бутагыз. Сөтләрне кайнатып чыгарыгыз, утны сүндереп, калган брынзаны салыгыз. Ул кайнар сөттә эрергә тиеш.
Майланган табага макаронны салып, өстенә сөтле массаны коегыз. Иң өскә кыздырылган суганны тигез итеп салып чыгыгыз. 180 градуска җылытылган мичтә ун минут пешерегез.
Брынза булмаса, сөтне кайнатып тормыйча, аңа бер йомырка һәм тоз, борыч кушып бутарга була.
Ашларыгыз тәмле булсын!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев