Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Тутырылган яңа бәрәңге

Яңа уртача бәрәңгеләрне яхшылап юарга, кабыгын кырырга, шул килеш тә калдырырга мөмкин. Урталай бүләргә, тоз сибеп яхшылап болгатырга. Урталай бүленгән бәрәңгеләрне берәмләп фольгага төрергә һәм табага тезеп ярты сәгатькә мичкә куярга.

Шул арада эчлек әзерләргә. Майда суган кыздырырга, анда фарш яки пешкән итне тураклап салырга, 2-3 минут болгатып кыздырганнан соң, бер зур помидор турап салырга һәм өстен каплап 5 минут пешерергә. Вак угычтан каты сырны уарга, шулай ук бәрәңге саны буенча сырны тураклап та куярга. Каткан атланмайны бәрәңге саны буенча шулай ук вак кисәкләргә бүлгәләп куярга.

Бәрәңгеләрне алырга, фольганы ачарга. Фольгада пешкән бәрәңгенең кырыйлары нык, эченә сыр һәм май салып болгатканда җайлы. Шулай итеп, кайнар килеш чәнечке белән бәрәңгенең йомшагын болгатырга, май, уылган сыр өстәп янә болгатырга, май һәм сыр шунда ук эри дә, өстенә ит салырга һәм кашык белән җиңелчә басып куярга,  өстенә туралган сыр куярга. 10 минутка мичкә куеп алырга.

Әзер тутырылган бәрәңгеләрне алып бер зур тәлинкәгә тезәргә, өстенә укроп сибеп табынга бирергә.

Чыганак: zainsk-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X