Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Сливадан аджика

2 кг слива, 200 гр сарымсак (уртача зурлыктагы 5-6 баш), 2-3 ачы борыч,1 кг кызыл төстәге баллы борыч, укроп, петрушка, базилик, тархун (эстрагон), 2 аш кашыгы томат пастасы, 2-2,5 аш кашыгы тоз, 70-100 гр шикәр, яртышар чәй кашыгы төелгән кара борыч, кориандр, канәфер, тмин кирәк булачак.

Сливаны төшләреннән арындырабыз, баллы һәм ачы борычны дүрт өлешкә бүләбез, орлыкларыннан чистартабыз. Сарымсакны угычта уабыз. Сливаны, борычларны, яшел тәмләткечләрне иттарткыч аша чыгарабыз да барысын бергә кәстрүлгә салабыз. Тәменчә тоз, шикәр, борыч һәм башка тәмләткечләрне өстибез дә газга куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 15-20 минут пешерәбез. Аннары сарымсак салып, тагын биш минут кайнатабыз. Аджиканы стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз, капкач белән ябабыз. Астын өскә әйләндереп, одеял белән томалап ябып куябыз.

Чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев