Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Слива пешәр чак җитә, кайнатма ясыйк

Бу төр вареньеда шикәр комы һәм пешерү вакыты күбрәк булса, ул куерак була.

Слива вареньесы өчен нинди сорт слива булса да ярый.

Ингредиентлар: 

Слива – 2 кг 

Шикәр комы – 2 кг

Әзерләү ысулы: 

Сливаларны икегә бүләргә. Шикәр комы сибеп 5 сәгатькә калдырабыз, согы чыкканчы тотабыз, бутарга кирәкми. Вакыт үткәч утка куябыз, кайнап чыккач утны киметәбез, һәрдаим бутап, 5 минут кайнатабыз, өстендәге күбекне алып торабыз. Әзрәк кайнаткач уттан алабыз һәм кайнатманы 10 сәгатькә каплап калдырабыз. Шул ук процедураны 2-3 тапкыр кабатларга кирәк. Кайнар вареньены стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз һәм каплап куябыз.

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев