Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Өйдә шашлык пешерү ЫСУЛЫ

Бәйрәм табынына грильдә кыздырыла торган телеңне йотарлык шашлык әзерләргә мөмкин. Маринады бик үзенчәлекле булганга шулай искиткеч тәмле килеп чыга.

Кирәк булачак: 2 данә тавыкның түш ите, 1 баш суган, 1 аш кашыгы томат пастасы, 100 мл газлы минераль су, 100 мл зәйтүн мае, 50 мл соя соусы, ярты чәй кашыгы карри тәмләткече, тәменчә тоз, борыч.
Итне юып, яклары 5әр см чамасы озынлыктагы шакмакларга турыйбыз.

Маринад өчен: суганны, чистартып, эре тишекле угыч аша үткәрәбез. Шуңа томат пастасы («свежий» яки консервланган помидорларны уып-изеп ясарга да була), зәйтүн мае, соя соусы һәм газлы минераль су өстәп, болгатабыз. Иткә карри, тоз, борыч сибеп, өстенә маринад коябыз. Барысын бергә болгатып, 4 сәгатькә яки төнгә суыткычка куябыз. Никадәр күбрәк торса, шашлык шуның кадәр тәмлерәк, сусылрак булачак. Гриль өчен махсус таякчыкларны, янып китмәсеннәр өчен, салкын суда тотып алабыз. Тавык кисәкләрен таякчыкларга кидертеп, грильдә әйләндерә-әйләндерә, алтынсу төскә кергәнче, кыздырабыз. Каймак, сарымсак һәм яшел тәмләткечләр кушып ясалган соус яки яшел тәмләткечләр белән табынга куябыз.

Чыганак

Фото: иhttps://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X