Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Орлыкны ничек сайларга?

Гыйнвар азагы – үсентеләргә орлык барлау өчен кулай вакыт. Орлык сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

– Кайбер төр культураларның орлыклары берничә ел сакланса да, яхшы тишелә, менә дигән уңыш бирә. Әйтик, карбыз, кыяр, кабак, патиссон, ташкабак, борчак, фасоль, кәбестә, томат орлыгы биш елга кадәр тишелешен югалтмый. Суган, кукуруз, салат, яшел тәмләткечләр, кишер, чөгендер орлыгын исә яңаны гына алырга кирәк.

– Үзегез әзерләгән орлык тишелерме дип борчылсагыз, гади генә ысул ярдәмендә аның тишелешен тикшереп карый аласыз. Моның өчен юеш кәгазьгә ун орлыкны салыгыз да пластик савытка куегыз. Кәгазьне көн саен юешләп, дымландырып торырга онытмагыз. Бер атнадан соң орлыкларга игътибар итегез. Ун орлыкның икесе баш калкыткан булса, аның тишелеше – якынча 20 процент, унның сигезе тишелсә, 80 процент дигән сүз. Дөрес, кайбер орлыклар бик озак тишелергә дә мөмкин. Әмма бу ысул күп кенә төр орлыкларның тишелешен дөрес ачыкларга ярдәм итә.

– Һәр нәрсәнең ике ягы булган кебек, кибетләрдән тәкъдим ителгән орлыкларның да төрлесе бар. Орлык алганда нәрсәләргә игътибар итәргә соң? Орлык кабында күрсәтелгән эшләнү вакыты буялган, йә булмаса, кулдан төзәтелгән булса, шикләнергә җирлек бар. Капта орлыкның саны, массасы, партия номеры, аны әзерләгән смена яки төрүченең фамилиясе күрсәтелергә тиеш. Орлыкның кулланылу вакыты капка штамп белән куелырга тиеш. Типография шрифты белән язылган булса, бу каплар алдан ук әзерләнеп куелган, чынлыкта анда кайчан һәм нинди орлык салынганлыгы да билгесез дигән сүз.

– Орлыкны махсуслашкан кибетләрдән генә алу хәерле. Ник дигәндә, әйтик, шул ук базарда сатылганы дөрес сакланмаган булырга мөмкин. Тиешле шартлар үтәлмәгәндә орлыкның сыйфаты үзгәрә.

– Орлык төргәге тыгыз ябыштырылган, тишек урыннары булырга тиеш түгел. Төргәктәге язулар ашалган булса, орлыклар, дөрес сакланмаган, дымланган дигән сүз.

Нәрсәне кайчан чәчәсе?

Февраль. Уңайлы көннәр:

  • Томат – 13–19, 23, 24
  • Кыяр – 13–15, 17–19, 22–24
  • Борыч – 13–15, 17–19, 22–24
  • Яшел суган – 13–15, 17–19, 22–24
  • Кәбестә – 17–19, 22–24
  • Баклажан – 13–15, 17–19, 22–24
  • Редис, шалкан – 3–9
  • Кишер, чөгендер – 3–9
  • Яшеллек – 13–20, 23–25
  • Бер еллык чәчәкләр – 13, 17, 20, 24
  • Икееллык һәм күпьеллык чәчәкләр – 13, 15, 18, 25
  • Суганчалы, клумба чәчәкләре – 13–15, 17–20

Уңайсыз көннәр: 10, 11, 12, 27

ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев