Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

“Өч шоколад” торты

Бик тәмле “Өч шоколад” торты рецепты.

Бисквит өчен: 1,5 стакан он, 4 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы какао, 1 пакет көпшәкләндергеч.

Мусс өчен: 150 гр ак шоколад, 150 гр кара шоколад, 150 гр сөт төсендәге (“молочный”) шоколад, 150 гр атланмай, 450 мл 30 %лы каймак (сливки), 30 гр желатин.

Эш тәртибе: йомырканы шикәр комы белән кушып болгатырга. Шуңа он, көпшәкләндергеч, какао салып, бертөрле масса хасил булганчы тугларга. Шул камырны майланган формага салып, 180°Cлы духовкага 30 минутка пешерергә куярга. 

10 гр желатинны 2 аш кашыгы кайнар суга салып болгатырга һәм бераз бүлмә температурасында тотарга. Кара шоколадны 50 гр атланмай белән кушып, “водяная баня”да эретергә. Шуңа желатин өстәргә. 150 мл каймакны миксер белән күпертеп, эретелгән шоколад белән кушарга һәм кабат миксер белән тугларга. Әзер массаны духовкада пешкән корж өстенә агызырга. Шул ук ысул белән ак һәм сөт төсендәге шоколадтан мусс ясарга. Аннан кара шоколадтан ясалган мусс өстенә агызырга. Әзер булгач, төнгә суыткычка алып куярга. Табынга бирер алдыннан җиләк-җимешләр белән бизәргә.

akcharlak.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торт шоколад