Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Кычытканлы эремчек бәлеше пешерү ысулы

Гаиләгезне бик тәмле кычыткан бәлеше белән сыйлагыз.

Камыр өчен кирәк булачак: 3 стакан он, 1 стакан сөт, 2 йомырка, 2 аш кашыгы атланмай, 15 г чүпрә, тәменчә тоз.

Эчлеге өчен: 200 грамм кычыткан, 200 грамм эремчек, 2 йомырка, 100 грамм атланмай, тәменчә тоз.

Кәстрүлгә сөт салып, бераз җылытабыз, шуңа чүпрә, йомырка, тоз өстәп, болгатабыз. Йомшарган атланмай һәм он салып, камыр басабыз. Камырны җылы урынга күпертергә куябыз. Күпергән камырны бер-ике тапкыр «бәреп төшергәләсәң» яхшы.

Кычытканны әйбәтләп юып, ваклап турыйбыз. Шуңа ваклап туралган пешкән йомырка, эремчек, йомшартылган атланмай, тәменчә тоз өстәп, әйбәтләп болгатабыз.

Камырны ике өлешкә бүлеп, чама белән 5әр мм калынлыкта ике җәймә җәябез. Бер җәймәне майлы табага салабыз. Шуңа эчлекне тигез итеп җәеп, икенче җәймә белән каплыйбыз, кырыйларын чеметеп ябыштырабыз. Бәлешне 10 минут тоткач, өстен, берничә урыннан чәнечке белән чәнчеп,  йомырка сарысы белән майлыйбыз. Газ миченә куеп, 20 минут пешерәбез.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев