Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Көзге чәй табынына — кишерле-алмалы пирог!

Хуш исле, тәмле, файдалы. Әзерлибезме?

Кирәк булачак:
Кишер — 140 грамм;
Он — 130 грамм;
Шикәр — 110 грамм;
Үсемлек мае — 80 грамм;
Йомырка — 2;
Алма — 3;
Әстерхан чикләвеге — 40 грамм;
Камыр йомшарткыч — бер калак, өеп;
Дарчин — бер калак;
Тоз — ике чеметем.

Йомыркаларны миксер ярдәмендә шикәр белән яхшылап күпертәбез. Соңыннан акрын гына май кушабыз, бераз күпертәбез һәм миксерны сүндерәбез.
Кишерне вак кыргычтан үткәрергә, чикләвекне бераз ваклап, табада аз гына кыздырып алырга кирәк.

Алмаларны чистартып, турап куябыз.
Онга камыр йомшарткыч, дарчин һәм тоз кушып, күпертелгән йомыркаларга салабыз һәм бутыйбыз. Кишер белән чикләвекне кушкач, янә яхшылап бутыйбыз. Чикләвекнең беразын пирог өстенә сибәр өчен калдырсагыз да була.

Табага камырны салгач, өстенә алмаларны бераз батырып, матур итеп тезеп чыгабыз, чикләвек сибәбез.
170 градуска җылытылган мичтә якынча бер сәгать пешерәбез. Кишерле камыр ризыгы бик тиз пешми, искә алыгыз.
Тәмле булсын!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев