Чирмешән районы авылларында кәҗә, сарыклардан зарланучылар байтак
Безнең районда

Чирмешән районы авылларында кәҗә, сарыклардан зарланучылар байтак

Район административ комиссиясе соңгы вакытларда алты беркетмә төзегән һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозуны бетерү турында ун белдерү тапшырган.

Соңгы айларда мал асрау һәм аларны урамда иректә йөртү белән бәйле шикаятьләр сизелерлек арткан. Район халкы күрше бакчаларга керүче сарыклар, кәҗәләр турында зарлана.

-Вәзгыять киеренке кала бирә: урамнарда йөрүче сарык һәм кәҗә хуҗаларына карата шикаятьләр кимеми, - ди район административ комиссиясе секретаре Диләрә Сонгатуллина. - Әле үткән атнада гына бер авылда сарыклар күрше бакчасына кереп, яшелчәләргә зыян салган. Авыл җирлеге башлыгы урынга баргач, зыян күргән хуҗа тарафыннан да кагыйдә бозу ачыкланган - аның территориясе тулысынча тотып алынмаган. Икесе дә үз хаталарын аңлады, шулай да икесенә дә административ беркетмә төзелде.

Диләрә Җәмил кызы сүзләренчә, мондый очраклар еш кына бәхәскә әверелә. Күпләр беркетмә төзелгәч, сүз көрәштерә башлый. Әмма төзекләндерү кагыйдәләре штраф җыю өчен түгел, ә куркынычсызлыкны һәм санитар тәртипне саклау өчен кертелгән.

Урамнарда, юл буйларында йөрүче терлекләр юл һәлакәтләренә дә сәбәпче булырга мөмкин. Мал хуҗасы транспортка килгән зыянны капларга тиеш була, ярый әле кешеләр имгәнмәсә. Бу сумма штрафлар 100 мең сумнан да күбрәк булырга мөмкин. Авыл җирлекләре башлыкларына урамнарда йөрүче малларга контрольне арттырырга, халык арасында аңлату эшләре уздырырга кирәк.


Нет комментариев