Яңа уку елыннан районның дүрт мәктәбендә ясалма интеллект нигезләре буенча түгәрәкләр эшли башлады.
Ивашкино, Ульяновка мәктәпләре, Чирмешән кадетлар интернат мәктәбе, Чирмешән лицееның 5-7 сыйныф укучылары түгәрәктә шөгыльләнә. Укучылар нейрочелтәрләрнең эш принцибы белән таныша, гади биремнәр (промт) төзергә өйрәнәләр. Практик дәресләрдә укытучы җитәкчелегендә ясалма интеллект ярдәмендә текстлар язалар, рәсемнәр ясыйлар.
Нет комментариев