Чирмешәндә террорчылык акты янавына әзерлек тикшерелде
Безнең районда

Чирмешәндә террорчылык акты янавына әзерлек тикшерелде

Районда Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсенең оператив төркеме һәм террорчылыкка каршы район комиссиясенең киң күләмле уртак уку-өйрәнүе узды.

Төп тема - террорчылык куркынычының югары («сары») дәрәҗәсе булганда эш итү гамәлләре искә төшерү.

-Чара штаб өйрәнүләреннән башланды, аның барышында катнашучылар районның террорчылыкка каршы комиссиясенең эш планын кабатладылар. Террорчылык акты куркынычы булган очракта ведомствоара хезмәттәшлеккә һәм карарлар кабул итүгә аерым игътибар бирелде, - диде районның террорчылакка каршы комиссиясе секретаре Эльвира Галәүтдинова.

Күнегүләр чынбарлыкка мөмкин кадәр якын итеп корылды: 25 сентябрьдә әзерләнә торган террорчылык акты турында хәбәр килде. Имештерем, сценарий буенча, террорчылар районның бер мәгариф учреждениесендә кешеләрне кулга төшерүне планлаштырганнар. Практик күнекмәләрне эшләп чыгу өчен шартлы объект булып Чирмешән лицее сайланды.

Практик күнекмәләрне эшләп чыгу өчен шартлы объект булып Чирмешән лицее сайланды: Кадрия Гамирова фотосы

Практик өлеш барышында комиссия мәктәптә пропуск режимының торышын тикшерде, шулай ук персоналның һәм ашыгыч хезмәтләрнең бердәм эш итүен бәяләде. Өйрәнүдә полиция хезмәткәрләре һәм террорчылакка каршы комиссия әгъзалары гына түгел, ә килеп чыккан хәлне бетерү функциональ төркеменә керүче районның коммуналь хезмәтләре дә катнашты.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, барлык гамәлләр Татарстан Республикасындагы террорчылакка каршы комиссия рәисенең карарына катгый туры китереп башкарылды. Районда “Террорчылык куркынычы дәрәҗәләре билгеләнгәндә Чирмешән муниципаль районы террорчылыкка каршы комиссиясенең эш гамәлләре планы” кулланылды.

Күнегүләр тәмамлангач, йомгаклап, алдагы эш юнәлешләре билгеләнде. Өйрәнүләнең төп максаты - район халкының иминлеген тәэмин итү, бу максат үтәлде.

Өйрәнүләнең төп максаты - район халкының иминлеген тәэмин итү, бу максат үтәлде: Кадрия Гамирова фотосы


Нет комментариев