Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Илсөя Бәдретдиновадан шәпский тавык рецепты

Илсөя Бәдретдинованың оста хуҗабикә булуын бөтен кеше дә белә. Аның өе кунаксыз торган чаклар булмый диярлек. Кунакларның һәрберсенә хөрмәт белән карый, һичшиксез чәй эчереп, ашатып җибәрә! Туктаусыз гастрольдән-гастрольгә йөреп, Казанга кыска вакытка гына кайтса да, әле телевидениегә, әле радиога йөгереп, әле тагын берәр кая барып, ничекләр ашарга пешерергә өлгерә микән ул?

– Ашарга пешерергә яратам, әмма вакыт юк! – ди ул еш кына. Шулай да инстаграмда пилмән бөгеп утырган чаклары белән, үзе әзерләгән кәтлиттер, бәлештер һәм тагын әллә нинди тәм-томнары белән уртаклаша. Аларын ничек пешергәнне бераз чамалыйбыз инде. Әле Илсөянең бер бик шәпский кыздырылган тавык рецепты бар. Ул бөтен нәрсә белән дә, кайнар килеш тә, суынгач та, ипи белән дә, иписез дә тәмле. Иң мөһиме – бик тиз һәм җиңел эшләнелә. Шул рецепт серен миңа да чиште.

Ниләр кирәк булачак?

Тавыкның ак ите (грудинкасы). Ул гадәттә бик коры була, ләкин бу ысул белән әзерләгәндә ул бик сусыл һәм тәмле килеп чыга.

2-3 аш кашыгы майонез,

2-3 аш кашыгы томат пастасы,

Чирек лимон (аның согы кирәк булачак)

Берничә тырнак сарымсак (күбрәк булса да ярый, артыгы булмый аның)

Тоз һәм төелгән кызыл борыч.

Матурлык өчен петрушка, укроп, яшел суган ише үләннәр, гарнирга үзегез теләгән теләсә нәрсә.

Тавык грудинкасын ашау да, кыздыру да уңайлырак булсын өчен, аны озынчарак, бик зур булмаган (якынча учның яртысы кадәр) кисәкләргә бүлгәлисез.

Майонез, томат пастасын, тоз-борыч һәм лимон согын кушып маринад ясыйсыз да, шунда ук сарымсакны изгечтән чыгарып яки турап саласыз. Тавыкны шул маринад эченә, ким дигәндә 15 минутка (бераз озаграк торса тәмлерәк була), салып куясыз.

Аннан табага бераз гына май салып җылытырга куясыз һәм тавыкны тезәсез. Берничә минут яхшылылап кызгач, әйләндерәсез дә, икенче ягын да кыздырып аласыз. Аннан инде утны бераз кысып, капкач каплап тотып алырга була.

Тавыкны әлеге рецепт буенча әзерләү өчен 30 минутлап вакыт җитә. Тавык кызган арада янына берәр салат та эшләп өлгерергә була.

Фото: http://idel-tat.ru

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X