Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Хәлвәне өйдә ясыйбыз

2 стакан чистартылган көнбагыш 1,5 стакан он 1 стакан шикәр комы 0,5 стакан су 150 мл үсемлек мае Әзерләү: Көнбагышны кыздырырга, иттаркыч аша чыгарырга яки вакларга. Онны алтынсу төскә кергәнче коры табада кыздырырга. Көнбагыш белән кызган онны кушып болгатырга. Судан һәм шикәрдән 10 минут дәвамында сироп кайнатырга. Масса артык сыек...

2 стакан чистартылган көнбагыш
1,5 стакан он
1 стакан шикәр комы
0,5 стакан су
150 мл үсемлек мае

Әзерләү:

Көнбагышны кыздырырга, иттаркыч аша чыгарырга яки вакларга.

Онны алтынсу төскә кергәнче коры табада кыздырырга.

Көнбагыш белән кызган онны кушып болгатырга.

Судан һәм шикәрдән 10 минут дәвамында сироп кайнатырга. Масса артык сыек та, куе да булырга тиеш түгел.

Көнбагыш, кызган он, сироп һәм үсемлек маен бергә миксер ярдәмендә болгатырга.
Салкын үсемлек мае белән сироп шунда ук бер массага әйләнә.

Бер төрле кушылма барлыкка килгәч, хәлвәне целлофан пакет җәелгән табага салырга һәм тыгызлап тигезләргә һәм суытырга.

Хәлвә берничә сәгатьтән әзер була.
Мәгълүмат: https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ризыклар ашсу