Фейхоа салкын тиюдән саклый
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Фейхоа салкын тиюдән саклый

Көненә 5 җимеш ашасаң файдалы булыр.

Фейхоа витаминнарга бик бай: С, В1, В2, В3, В5, В6, PP - һәммәсе дә аның составында җитәрлек. Андагы йод күләме диңгез ризыкларыннан да артыграк.

*Ул калкансыман биз авыруларын булдырмау, эч катып интеккәндә аны йомшарту, организмда витаминнарга кытлык булганда аны тулыландыру өчен кирәк. Шулай ук атеросклероздан интегүчеләргә дә фейхоа бик файдалы.

*Аның кабыгындагы көчле антиоксидантлар онкология чирләренннән һәм тазарудан саклый. Көненә 5 фейхоа җимеше ашасагыз, авитаминоз һәм тазару сезгә янамый дигән сүз.

*Аның составындагы С витамины салкын тигәндә, иммунитетны күтәрү өчен дә яхшы.

*Фейхоадан кайнатмалар ясауга караганда аны шул килеш ашау файдалырак.

Кыскасы, көнгә 5 фейхоа ашасагыз, файдасын күрми калмассыз.

Чыганак

Фото


Нет комментариев