Эремчекле һәм алмалы йомшак вафли рецепты
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Эремчекле һәм алмалы йомшак вафли рецепты

Тамада Чулпан Гарипова социаль челтәрдәге сәхифәсендә йомшак вафли рецепты тәкъдим итә. Вафлины кызы пешергән, фотодан да бик тәмле күренә.

Камыр өчен 2 алма, 200 грамм эремчек, 2 йомырка, 3 кашык ногыт оны, 1 кашык шикәр комы (азрак та салырга мөмкин), 1 кашык эрегән атланмай кирәк.

Әгәр сезнең вафли пешерү өчен махсус табагыз бар бар икән, чәй янына йомшак вафли пешерә аласыз.

«Чәй янына менә дигән ризык», – ди Чулпан.

Чулпан Гарипова рецепты


Нет комментариев