Алманың кабыгын әрчеп үзәген алгач, дүрткә бүлеп, һәр кисәкне 5-6 мм калынлыгында аркылыга турыйлар.
Тураган алма каралмасын һәм кайнатманың төсен бозмасын өчен, 3-5 минут чәй содасы салынган кайнар суда тоталар.
Аннары алманы кайнап торган әзер сиропта акрын гына кайнаталар. Алмага кадәр сиропка бармак киңлегендә туралган чия яфрагы салырга мөмкин. 5-6...
Алманың кабыгын әрчеп үзәген алгач, дүрткә бүлеп, һәр кисәкне 5-6 мм калынлыгында аркылыга турыйлар.
Тураган алма каралмасын һәм кайнатманың төсен бозмасын өчен, 3-5 минут чәй содасы салынган кайнар суда тоталар.
Аннары алманы кайнап торган әзер сиропта акрын гына кайнаталар. Алмага кадәр сиропка бармак киңлегендә туралган чия яфрагы салырга мөмкин. 5-6 минут кайнаганнан соң, уттан алып суыталар, алма кисәкләре сары гәрәбә кебек үтә күренмәле булганчы шулай суытып, 5әр минут кайнаталар.
Алма кисәкләре өзелмәскә, сиробы куе булырга тиеш.
1кг алмага: 1,2-2 стакан су, 1,3-1,5 кг шикәр комы, 200 г чия яфрагы кирәк.
Нет комментариев