Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

8 Март салаты ясау ЫСУЛЫ

Римма Габбасова рецепты.

Кирәк булачак: 200 грамм краб таякчыклары, 4–5 данә йомырка, 1 банка кукуруз, 1–2 чи яки тозлы кыяр, бер бәйләм яшел суган, яфраклы салат, бизәү өчен укроп,  тәменчә майонез.

Кыярны, краб таякчыкларын – вак шакмакларга, яшел суганны гадәттәгечә турыйбыз. Кукуруз банкасын ачып, суын саркытабыз. Йомырканы пешереп, икесенең сарысын агыннан аерабыз һәм шакмаклап турыйбыз. Агын угыч аша уып, читкә куеп торабыз. Барысын бергә салып (йомырка агыннан башка), майонез өстибез һәм болгатабыз. Игътибар: майонезны күп салырга кирәкми. Юкса салат сыек булачак һәм формасын саклый алмаячак.

Шуннан зуррак сай тәлинкәгә салат яфракларын җәябез. Сигезле эчендәге түгәрәкләрне ясау өчен яфрак өстенә ике чәркә куябыз. Шулар тирәсенә, 8 саны рәвешенә китереп, салатны урнаштырабыз. Салат өстенә йомырка сарысын угычтан уып сибәбез, нәзек кенә укроп яфраклары белән бизибез. Чәркәләрне алабыз. Шулардан калган түгәрәкләр эченә йомырка сарысын (угычтан уып) тутырабыз. Салат тирәсен үзебезгә ничек кирәк, шулай бизибез.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев