Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Янына үз аягы белән килмәгән авыр хәлдәгеләр дә тернәкләнеп китә, диләр

Кайбыч районындагы Олы Тәрбит авылына барасыбызны белгәч, район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Лиза апаны күрмичә китмәгез, бөтенебез аның янына дәваланырга йөри, дип шаккатырган иде. Һәр җирлекнең үзенә күрә бер дәвалый торган билгеле кешесе була бит. 85 яшьлек Елизавета Кошкина янына үз аягы белән килмәгән бик авыр хәлдәгеләр дә тернәкләнеп...

Кайбыч районындагы Олы Тәрбит авылына барасыбызны белгәч, район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Лиза апаны күрмичә китмәгез, бөтенебез аның янына дәваланырга йөри, дип шаккатырган иде. Һәр җирлекнең үзенә күрә бер дәвалый торган билгеле кешесе була бит.

85 яшьлек Елизавета Кошкина янына үз аягы белән килмәгән бик авыр хәлдәгеләр дә тернәкләнеп китә, диләр.
Кызыксынуыбыз көчле булганга, дәвалаучы Лиза апа яшәгән йортның ишеген шакыйбыз. Апа исә безне матур бизәкле алъяпкычын киеп каршы алды. Ул да булмады, каба янына утырып йон эрли башлады. Үзе сөйли, кулы эшли, диләр бит. Лиза апа да шулай. Үзе безнең белән сөйләшә, кулы исә авыртуны дәвалый. "Башта мондый хикмәтне белмәдем бит. Авылда бер тай аягын авырттырган иде, аның аягын утырттым. Авыр хәлдә калган үгезгә ярдәм күрсәттем, ул вакытта кулга инә тотып тегәргә дә туры килде. Соңрак малай печән чапканда кулын имгәтеп кайтты. Кулбашын чыгарган булган, утыртып куйдым. Бу хәлләрне ишетеп, башкалар килә башлады. Хәзер 500 чакрымнан ук килдек диючеләр бар. Чүпрәле, Канаш, Мәскәүдән дә еш киләләр. Кайчак алып та китәләр. Бервакыт шулай Мәскәүдә торып кайттым", - дип сөйли тыныч кына Лиза апа. Дәвалаучы ападан ничегрәк эшләвен дә сорамыйча кала алмадык.
- Кулым белән тоям. Йомшартам да, шул урынны сихәтләп тә куям. Кемгә нинди дәва кирәк бит", - дип җаваплый ул. - Бер хатын ун ел бала таба алмаган булган, шул күптән түгел малаен күрсәтергә алып килде. Балаларның елауларын да, куркуларын да бетерәм. Әле бүген иртән дә икәү килеп китте. Машина астында калып имгәнгәннәргә дә ярдәмем тиде. Синең кебек башка беркем дә юк, диләр.
- Лиза апа, кайбер авырулардан соң хәлегез дә калмыйдыр. Үзегезне ничек дәвалыйсыз?
- Ятып алам, ял иткәч, үзеннән-үзе үтә ул. Үләннәр эчәм. Сәламәтлек өчен үләннәр һәм гөлләрнең шифасы күп. Күп кеше баш авырта дип килә. Аларга мунчага керергә берничә сәгать кала башларына май куярга кушам. Тавык-казның эч майларының шифасы зур. Хәзер бит чәчне теләсә нинди шампунь белән юалар, ә башны дәвалауны, аны тукландыруны уйламыйлар да. Камфара мае белән чигәләрне, маңгайларны уу да күп вакыт баш авыртуларын бетерергә ярдәм итә.
Лиза апа яшәгән йортта төрле гөлләр үсүенә дә игътибар итми мөмкин түгел. Алоэ, алтын мыекча кебек гөлләрнең һәрберсенең хикмәтен белеп сөйли ул. Сихәтләнергә килүчеләргә яфракларын да биреп җибәрә икән. Алай гына да түгел, урман-кырларга үләннәр җыярга йөри. Бигрәк тә май ае үләннәренең, май аенда җыелган яфракларның шифасы барлыгын әйтә. Гөмбәгә дә йөрергә ярата икән. "Әни дә заманында кеше күзенә кергән чүпне алып җибәрә иде, бөтенесе аның янына йөрде", - дип искә ала үткән заманны Лиза апа. Мөгаен, дәвалау хикмәте әнисеннән үк күчкәндер.
Тормышта исә аңа бүген кешеләрне дәваларлык ныклы беләкле булыр өчен күп эшләргә туры килә. "Эшләмәгән эш калмады, урманын да кистек, терлеген дә карадык. Ирем Иван дәдәгезнең үлгәненә дә 43 ел булды, - ди ул. - 20 ел бергә яшәдек. Ул вафат булгач, 7 бала белән калдым, кечесенә 2 яшь иде. Ике ул, биш кыз үстердем. Барысын да укытып булмады. Эшләп үстеләр. Бер малай, ике кызым - авылда, калганнары - еракта. Бүген улым Алексей, киленем Светлана белән яшим. Оныгыбыз Игорь - студент".
...Лиза апага рәхмәт әйтеп, сихәт алып китүчеләр бик күп. Дәвалаучы апа әнә шулай бик күпләрнең күңелләрендә өмет чаткысы уята.
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА.
http://Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы дәвалаучы Лиза түти