Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үзеңә килешмәсә, күршеңә бир!

Укропның файдалы яклары күп, тик ул кайбер кешеләргә зыянлы, ди белгечләр.

Укропның организмга файдалы яклары бик күп. Ул бик көчле антиоксидант. Составында аскорбин кислотасы һәм кверцетин булганлыктан, организмнан агулы матдәләрне чыгарырга булыша. Бу яшел тәмләткеч үләндә витаминнар, каротин, микроэлементлар күп. Тик белгечләр аны барысына да ашарга ярамый, дип кисәтә. Кайбер кешеләргә укроп салынган ашлардан баш тарту яхшырак. Укроп кайбер кешеләр өчен аеруча зыянлы. Алар арасында — йөкле хатыннар, шулай ук түбән кан басымыннан интегүчеләр.

Әгәр дә эч авырту, йокысызлык белән җәфаланасыз икән, укропның, киресенчә, ярдәм тиячәк. Бу яшел тәмләткеч ашказаны-эчәк трактының эшчәнлеген яхшырта. Хәтта яңа туган балага да, эче авыртканда, укроп чәе эчерәләр.

Укропның орлыклары күзнең тиз аруы һәм күрү начарлануы белән көрәшү өчен кулланыла. Бу очракта махсус компресс булыша. Компресс ярдәмендә күз тирәсендәге шешне, җыерчыкларны, күз кызаруны бетерергә мөмкин. Ул тән тиресен яхшырта, төсен матурлата. Укроп суы белән юынсаң, биттәге кызыл нокталар бетә, бит тиресе рәхәтләнеп тын ала.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев