Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Теш сызлауны басарлык 7 киңәш

Их ул теш сызлаулары… Йөрәккә тия, үзәккә үтә торган нәрсә! Элек борынгылар кемгәдер бик ачулары килгәндә “Тешең сызласын!” – дип юкка гына әйтмәгәндер.

Табибка барганчы авыртуны ничек басарга, иртәнгә кадәр ничек түзәргә дигән сорау һәркемне борчырга мөмкин. Бу уңайдан берничә киңәшкә колак салыгыз. 

1. Теш сызлавын гап-гади канәфер белән басарга мөмкин. Аны авырткан теш белән чәйнәп, уртка кысарга кирәк. 15 минуттан авырту басылырга тиеш.

2. Авыз куышлыгын ромашка, эвкалипт, шалфей, бөтнек төнәтмәләре белән чайкауның да файдасы тия.

3. Теш сызлый башлауга чәй содасы һәм тоз кушылган (1 стаканга 1 чәй калагы сода һәм шулкадәр үк тоз) җылымса су белән авызыгызны яхшылап чайкатыгыз.

4. Пихта, камфора, канәфер маена мамык яисә марляны манып, 15 минутка сызлаган тешкә куярга кирәк.

5. Эвкалипт, валериан яисә прополисның спиртлы төнәтмәсе дә сызлауны басу үзенчәлегенә ия.

6. Прополисны авырткан тешкә сылап куйсагыз, ул ялкынсынуны баса.

7. Теш сызлавын ибупрофен, нурофен кебек дарулар да баса. Тик аларны еш эчәргә ярамый, кулланыр алдыннан инструкциясен яхшылап укыгыз.

Чыганак: Кызыл таң

Фото: limfouzel.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев