Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстан табибы бозлавыкта егылып имгәнмәс өчен киңәшләрен бирде

Татарстан табибы бозлавыкта егылып имгәнмәс өчен киңәшләрен бирде

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең травматология пункты мөдире Андрей Аркадьев урамда бик сак йөрергә, уңайлы аяк киеме кияргә, яхшы яктыртылган һәм ком сибелгән юлларны сайларга, хафаланмыйча йөрергә, тайгак юлда вак адымнар белән атларга киңәш итте.

Табиб өлкән яшьтәге кешеләргә мондый һава торышында урамга чыкмау хәерле дип саный. Андрей Аркадьев әйтүенчә, өлкәннәрдә сөякләр тиз сынучан була һәм егылу вакытында имгәнү куркынычы бар, диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Егылганда оешып егылырга тырышыгыз. Иң мөһиме - баш мие җәрәхәтләнмәсен өчен башны саклагыз. Авырулар ешрак нәкъ менә баш мие җәрәхәтләре, күкрәк читлеге, беләк-беләзек буыны сыну белән мөрәҗәгать итә.

«Шулай ук бу көннәрдә юл-транспорт һәлакәтләре арта, рульгә яисә панельгә бәрелеп, кеше баш мие җәрәхәтләре ала һәм күкрәк читлеге сына. Шуңа күрә без машина йөртүчеләрне бик игътибарлы булырга — тизлек режимын сакларга, куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм балаларны автокреслоларга утыртырга өндибез", - ди табиб.

Җәяүлеләргә барлык машиналар туктагач кына юл аркылы чыгарга кирәклеге турында искәртәләр. Мондый һава торышында автомобильләрнең тормозлау юлы артуын да исәпкә алырга кирәк.

Егылгач яки юл-транспорт һәлакәтеннән соң баш әйләнсә, буыннар авыртса, шешүләр булган очракта, шунда ук травматология пунктларына мөрәҗәгать итәргә кирәк, шул турыда "Татар-информ" хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X