Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

КЫШ КӨНЕ ЧӘЧЛӘРНЕ НИЧЕК ТӘРБИЯЛӘРГӘ?

Кыш көне чәчләр дә аерым тәрбияләүгә мохтаҗ. Коры һава, суык, температураның кискен үзгәрүе (өйдән урамга чыгу яки киресенчә), организмга витаминнар җитми башлау белән бәйле ул.

Чәчләрегез сәламәт булсын өчен махсус маска кулланырга кирәк. 50 мл кастор маена 5 мл токоферол һәм 5 мл ретинол салып болгатабыз да җылытабыз. Аннары аны чәчкә сылыйбыз. Бер сәгать үткәч, шампунь белән юабыз.
Кефирдан ясалган масканың да файдасы зур. Аны чәчегезгә сылагыз да пленка белән ябып, җылы шапка киегез. Ярты сәгатьтән юасыз.
Тагын бер рецепт: бер йомырка сарысына 15 мл алма серкәсе, 5 мл алоэ кушабыз. Аны чәчкә сөртеп, 20-40 минуттан юабыз.

фото: архив редакции

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек саклау