Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әккәрәйлеләрне яңа пунктта дәвалыйлар

Бу авылда яңа фельдшер-акушерлык пункты инде бер ай чамасы халыкка хезмәт күрсәтә. Килүчеләр күп, бүген Әккәрәйдә 735 кеше яши бит. Фельдшер Валентина Борисова җыйнак кына бинада рәхәтлекне тоеп өлгергән дә. -ФАПта салкын һәм кайнар су, канализация, санузел да бар, бик җылы,- ди ул. Инде егерме дүрт ел элек бирегә Омскидан...

Бу авылда яңа фельдшер-акушерлык пункты инде бер ай чамасы халыкка хезмәт күрсәтә. Килүчеләр күп, бүген Әккәрәйдә 735 кеше яши бит.

Фельдшер Валентина Борисова җыйнак кына бинада рәхәтлекне тоеп өлгергән дә.
-ФАПта салкын һәм кайнар су, канализация, санузел да бар, бик җылы,- ди ул.
Инде егерме дүрт ел элек бирегә Омскидан килен булып төшкән "врачларын" авыл халкы да үз итә, мактап кына торалар.
-Бирегә мин дә еш киләм, уколлар алам, кан басымын да үлчәтәм,- ди тиздән 60 яшен тутырачак, алты бала әнисе Зинаида Трофимова.- Валябыз бик игътибарлы, тырыш, үз эшен яхшы белә.
Районда мондый җыелып куела торган, инде дүртенче модульле пунктны ачу тантанасына килгән кунакларның берсе - Шешминка врачлык амбулаториясе мөдире Геннадий Ларионов 40 ел элек, флотта хезмәт итеп кайткач, нәкъ Әккәрәйдә эш башлаган.
-Ул чакта халык күп, пункт бик кысан иде. Бер гаиләдә, һич онытмыйм, унөч бала үсте,- ди инде районда хөрмәтле врач. - Әккәрәйлеләр - яхшы, үткен, ярдәмчел, тәвәккәл халык. Ә ФАП бик шәп килеп чыккан.
Әлеге бәйрәмдә Казаннан олы кунак - Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Адель Вафин да катнашты. Бинаны үзе фотога төшерде, эчке яктагы җиһазларны җентекләп карады, авыруларны дәвалау буенча персоналга киңәшләр бирде.
-Җанны янәшәдәге чиркәүдә дәвалап булса, тәнне биредә сихәтләндерергә мөмкин,- диде министр.- Мондый модульле фельдшерлык пунктлары республикада 216 ук булды. Бу, илдә тиңдәше булмаган республика программасы буенча инде өч ел эшлибез. Бәйрәмегез белән тәбрик итәм, яңа бина авыруларны дәваларга, төрле чирләрне кисәтергә хезмәт итсен. Авыл фельдшерының эше аерым җаваплы. Сезгә уңышлар телим.
Яңа ФАП ачылышында район җитәкчесе Наил Зарипов та котлау сүзләре ирештерде, бинаны төзүчеләргә, бу эштә катнашы булганнарга рәхмәт белдерде.
...Өстән яңгыр явып торса да, тантананы җырлар белән дә бизәделәр. Авыл үзәгендәге, тирә-юнендә чәчәкләр үсеп утыручы, яшь үсентеләр тамыр җибәргән, матур коймалар бастырылган яңа фельдшер-акушерлык пункты бинасы халыкның гомерен озайтуга үз өлешен кертсен иде.
Тантанадан фоторепортаж "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аккиреево