Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Хыял тормышка ашты

Лашман урта мәктәбе - районда бассейнлы бердәнбер мәгариф учреждениесе. Биредә физкультура дәресләрендә хәзер инде йөзү темасының теориясен генә түгел, ә практик өлешен дә үтәргә мөмкинлекләре бар. Бассейнда дәресләрдән тыш та өч төркемдә укучылар шөгыльләнә. Хәтта беренче класс балалары өчен йөзү түгәрәге оештырганнар. Дөрес, аларның бирегә әти - әниләре белән килүе...

Лашман урта мәктәбе - районда бассейнлы бердәнбер мәгариф учреждениесе. Биредә физкультура дәресләрендә хәзер инде йөзү темасының теориясен генә түгел, ә практик өлешен дә үтәргә мөмкинлекләре бар.


Бассейнда дәресләрдән тыш та өч төркемдә укучылар шөгыльләнә. Хәтта беренче класс балалары өчен йөзү түгәрәге оештырганнар. Дөрес, аларның бирегә әти - әниләре белән килүе мәҗбүри.

Беренче класс укучылары Зөһрә Гатина һәм Русинә Гайсина үзләрен суда балыклар кебек хис итәләр дип була. Осталыкларын безгә дә күрсәттеләр.

"Элек бөтенләй йөзә белми идек. Моңа Фаяз абый өйрәтте. Су җылы, рәхәт, чыгасы да килми", - диләр кызлар бертавыштан.

Суның температурасы - 29 градус. Сүз уңаеннан, бассейнның озынлыгы 16 метр тирәсе, тирәнлеге - 1 метр 45 сантиметр.

"Мин үзем йөзә белмим. Суга керергә дә куркам, - ди шунда ук кызы Зөһ-рәнең бассейнда йөзгәнен күзәтеп торучы әнисе Фәридә. - Ә балаларымны йөзәргә өйрәтү - минем хыялым иде, ул тормышка ашты. Аннан соң, йөзү белән шөгыльләнә башлагач, кызым чирләми дә диярлек. Балаларны йөзәргә өйрәтүче тренерлары Фаяз абый Билаловка зур рәхмәт".

Лашман урта мәктәбе укучылары йөзү белән бу уку елы дәвамында гына шөгыльләнә башласалар да, районара ярышларда катнашып, призлы урыннар да алганнар. Әйтик, күптән түгел генә Балык Бистәсендә үткән бәйгедә 6нчы класс укучысы Айрат Шәйхетдинов өченче урынга лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балаларны йөзәргә өйрәтү Лашман урта мәктәбе

2
X