Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районында былтыр унбер кешедә яман шеш авыруы ачыкланган

Үткән ел районда 4205 кеше - диспансерлаштыру, 869 якташыбыз профилактик тикшеренү узган, шуларның унбересендә иртә срокта яман шеш авыруы ачыкланган. 392 чирмешәнле төрле авырулар белән беренче тапкыр диспансер күзәтүенә алынган.

-Диспансерлаштыру барышында маммография узган 1134 хатын-кызның 40 сында патологияләр ачыкланды, - диде район үзәк больницасының диспансерлаштыру буенча җаваплы шәфкать туташы Резеда Галеева. – 1656 кеше тизәктәге яшерен канны ачыклау максатында тикшерү узды, шуларның 124 сендә кимчелекләр табылды. ПСА анализы тапшырган 152 ир-атның 8сендә патологияләр ачыкланды.

Табибка мөрәҗәгать итмәгән кеше юктыр. Тик еш кына авыру билгеләре барлыкка килгәч һәм ул организмда төрле авыртулар үзен сиздерә башлаган очракларда гына. Әмма, аерым зарларың булмаса да, сәламәтлекне даими тикшертеп торырга кирәк. Монда диспансерлаштыру зур роль уйный.

Диспансеризация үткәрүнең төп максаты - гражданнарның үз сәламәтлекләренә җаваплылыкны арттыру һәм халык белән участок табиблары арасында элемтәне яхшырту.

-Сәламәтлекнең иң кадерле байлык икәнен кабат искә төшерәсем килә, - диде Резеда Галеева. – Диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр барышында вакытында кабул ителгән профилактик чаралар сәламәтлекне ныгытып кына калмыйча, ачыкланган авыруларны уңышлы дәваларга да мөмкинлек бирә. Диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр узу өчен, беренче чиратта, поликлиниканың медицина профилактикасы яки 1.1 санлы диспансерлаштыру кабинетларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев