Чирмешән районында 16 нчы ФАП Югары Кармалкада булачак
Сәламәтлек

Чирмешән районында 16 нчы ФАП Югары Кармалкада булачак

Бу авылда модульле фельдшер-акушерлык пункты киләсе елда төзелергә тиеш.

Татарстан Республикасында “Сәламәтлек” милли проекты буенча мондый биналар районда инде унбиш авылда төзелде. Утыз Имәндәгесе якын көннәрдә ачылачак.

-Әлеге объектта эш төгәлләнде, яңа җиһазлар да кайтты, лицензия генә көтәбез, - ди район үзәк больницасы баш табибы урынбасары Рафис Гафуров.

Сүз уңаеннан. Түбән Кәминкәдә табиблык амбулаториясе дә соңгы елларда файдалануга тапшырылган модульле биналарның берсе.

Кадыйр Гомәров фотосы.


Нет комментариев