Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәндә 27 ВИЧ - инфекцияле кеше

Район үзәк больницасында ВИЧ- инфекция белән авыручы шулкадәр исәптә тора.

Һәр ел саен май аеның өченче якшәмбесен барлык дөнья халкы СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтә. Быел ул 19 майга туры килә. Шул уңайдан республикада 14 майдан 19 майга кадәр "Тукта ВИЧ/СПИД” исемле акция узачак.

ВИЧ-инфекция кешедән кешегә өч юл белән күчәргә сәләтле: кан аша (наркотиклар кулланган вакытта уртак шприцтан файдалану, зарарланган инструментлар белән татуировкалар ясау, чит кешенең шәхси гигиена предметларын куллану); сакланмаган җенси мөнәсәбәтләр вакытында; инфекцияле анадан баласына авырлы вакытта, тудырганда һәм күкрәк сөте имезгән вакытта.

Үбешү, уртак файдалану предметлары (ванна, туалет, уенчыклар, телефон трубкасы, акча), төчкерү, савыт-саба аша ВИЧ йоктыру расланмаган. Кан эчүче бөҗәкләр (черки, бет, бөрчә) аша да вирус йогарга мөмкин дип  булмый. Кул кысып исәнләшү, авыру белән рәттән тору да зарарсыз. Авыруларны изоляцияләү кирәкми, алар гаиләдә, коллективта кала алалар.

ВИЧ йоктыручыларның күбесе 30-50 яшьтәге эшкә сәләтле кешеләр, араларында хатын-кызлар күбрәк.

Быелның 1 декабренә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда ВИЧ-инфекцияле 24 мең 131 кеше санала.

Зилә Минеголова,

район үзәк больницасы табибы.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев