Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән үзәк больницасы поликлиникасы капиталь ремонттан соң кабат ачылды

Биредә республика программасы нигезендә 68 миллион сумлык эш башкарылган, барлык коммуникацияләр, кабинетлар яңартылган, яңа җиһазлар, мебельләр кайтартылган. Медицина персоналы һәм авырулар өчен уңай шартлар тудырылган.

-Бу бинаны узган гасырның 70 нче елларында төзи башлаганнар иде, - ди 37 ел стажы булган табиб Дамир Мингатин. – Озак төзеделәр. Ялгышмасам, 1986 елда ачылды. Аңа кадәр без авыруларны агач бинада  (аны эле халык “конюшня” дип тә йөртә иделәр) кабул иттек. Ул вакытта мондый шартлар турында хыялланмадык та. Ә инде бу бинада ремонт соңгы тапкыр чама белән 13 ел элек булгандыр. Бүген исә поликлиника яңа заманча төс алды, эшләргә дә кызык.

Капиталь төзекләндерелгәннән соң, күпчелек врачлар үз кабинетларында калганнар, ләкин бераз үзгәрешләр дә бар. Лаборатория элек регистратура урнашкан җирдә эшли, ә регистратура беренче катта, элеккеге балалар консультациясе урынында, гардероб та шунда хәзер. Хирург кабинеты икенчедән беренче катка күченгән. Кирәк табибларны, кабинетларны табу кыен түгел, стеналарда рус һәм татар телләрендә язылган эленмә такталар урнаштырылган. Биредә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә шартлар яхшырган: баскычларда һәм стена буйларында тотынгычлар бар.

-Больницага еш мөрәҗәгать итәргә туры килә, - ди Ульяновкадан килгән Вера Анисимова. – Олыгайган саен исәнлек  начарая бара. Шәһәрләргә дә йөрибез инде, ләкин үзебезнең врачлар яхшы. Поликлиникада ремонт булганына да шатланабыз. Коридорлар киңәеп, яктырып киткән кебек булды.

Биредә эш төгәлләнгән дип булмый әле. Киләчәктә стационарда да ремонт ясау, материаль-техник базаны ныгыту, кадрларны җәлеп итү турында шул ук көнне узган медицина хезмәткәрләренең еллык җыелышында район үзәк больницасының баш табибы Лилия Мортазина докладында бәян ителде. Җыелышта район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан килгән вәкил Фәнис Исхаков катнаштылар.

Баш табиб үз чыгышында, ирешелгәннәрнең уңай якларын гына атап калмыйча, кимчелекләргә дә тукталды. Алар арасында иң мөһиме - районда үлем-китемнең туучылар санына караганда һаман да күбрәк булуы.

Бүген район үзәк больницада кадрлар проблемасы да бар. Былтыр нибары ике белгеч: врач-отоларинголог һәм врач-педиатр эшкә урнашкан. Югары уку йортларында 27 якташыбыз табиб һөнәрен үзләштерә, аларның 8 се районнан юллама белән укыйлар һәм киләчәктә  кайтырга тиешләр. Авыл җиренә яшь табибларны кайтару максатыннан “Авыл докторы” программасы эшли, төрле кызыксындыру чаралары да бар.

-Бу юнәлештә эшне активлаштырырга, район җитәкчелеге белән берлектә эш планын билгеләргә, яшьләрне районга эшкә тарту юлларын табарга кирәк, - дип билгеләде Казан кунагы үз чыгышында.

Гомумән алганда, министрлыкның идарә начальнигы больница коллективы эшчәнлегеннән  канәгать булганын  әйтте һәм киләчәккә уңышлар теләде.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешән поликлиникасы кабат ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев