Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ЧИКЛӘВЕК НИДӘН ФАЙДАЛЫ?

Чикләвек файдалы матдәләр, витаминнар, микроэлементларга бай. Аның белән сәламәтлекне ныгытырга, дәваланырга мөмкин.

 * Арахис чикләвек түгел, ә кузаклылар семьялыгыннан. Ул аксым, үсемлек майлары, фолий кислотасы, А, D, Е, К, В1, В2, PР, С витаминнарына, натрий, кальций, магний, фосфор, цинкка бай. Нерв тукымалары, йөрәк, бавыр эшчәнлеген яхшырта. Холестеринны киметә, күзәнәкләрне яңарта, картаюдан саклый.
* Әстерхан чикләвеге А, В1, В2, Е, РР, С витаминнарына, клетчатка, тимер, кобальт, цинк, калий, магний, кальций, йод, фосфорга бай. Формасы буенча баш миенә охшаган, аның акыл эшчәнлегенә уңай йогынты ясавы да хак. Ул йокысызлык, гельминтоз, дерматит, нерв тайпылышлары, йөрәк чирләре, гипертония, авитаминоз, азканлылыктан ярдәм итә. Бавырны чистарта, иммунитетны ныгыта, кабыгы тире авыруларын дәвалау өчен кулланыла.
* Урман чикләвеге (фундук) сахароза, каротин, тимер, цинк, В1, В2, С, Е, РР витаминнарына, аксымга бай. Эчәк авырулары, азканлылык, авитаминоз, рахит, колит, бөердә таш булганда ярдәм итә. Бал белән ашаганда бала имезүче хатынның сөтен арттыра. Урман чикләвеге ипидән берничә тапкыр туклыклырак. Анда матдәләр алмашын яхшыртучы, организмда картаю процессларын акрынайта торган майлар бар.
* Пестә чикләвеге (фисташка) яшелрәк булган саен сыйфатлырак. Ул А, В1, Е витаминнарына, тимергә бай. Тонусны күтәрә, организмны ныгыта, йөрәк тибешен җайга сала, баш мие, бавыр эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, көч кертә, канны чистарта, ир-атның җенси куәтен арттыра.
*  Эрбет чикләвегендәге (кедр) витаминнар һәм минераль матдәләр башка чикләвекләрдәгедән күбрәк. Анда А, D, В1, В2, В6, В12, С, РР витаминнары, клетчатка һәм фруктоза бар. Авитаминоз, гипертония, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк тракты чирләреннән ярдәм итә. Җенси куәтне, матдәләр алмашын яхшырта, сулыш юллары, бавыр чирләреннән файдасы тия.
*  Бадәм (миндаль) В һәм Е витаминнары, аксым, тимер, цинк, кальций, магний, фосфорга бай. Холестеринны киметә, гипертония, симерү, авшказаны җәрәхәте, сару кайнаудан файдалы.
 

Тәмлетамак" газетасы.

https://vk.com/feed?w=wall-131233848_9411

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X