Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

"Баш төзәткеч" буын сызлауларына дәва

Кыяр тозлыгының файдалы булуын белә идегезме?

Яңа ел табынын тозлы кыярдан башка күз алдына китереп тә булмый. Үзең япкан банканы ачып, хуш исле кыярларны тәмләп каравы ни тора! Аны өстәлгә кисеп куярга да, төрле салатларга кушарга да була.

Кыярын ашап бетергәч, күпләр тозлыгын түгә. Ә кемнәрдер кичен артыгын сыйланганнан соң, иртән “баш төзәтергә” нәкъ шул тозлыкны файдалана. Әмма кыяр тозлыгы организмга һәрвакыт кирәк булган бик күп микроэлементлар, шул исәптән бик дефицит бакыр, чыганагы да әле.

Ул инфекция авырулары вакытында барлыкка килүче интоксикацияне (агулануны) бетерергә ярдәм итә, организмның тонусын күтәрә, аппетитны ачып җибәрә.

Аны яшелчә сутларына һәм ашларына, щи, окрошкаларга кушалар, төрле соуслар ясаганда файдаланалар, бәлеш, тәбикмәк, көлчә камырларына өстиләр. Кыяр тозлыгында баскан камырдан пешергән икмәк хуш исле һәм тәмле була.

Гүзәл затлар яшел кыярны биткә маска ясау өчен кулланса, кыяр тозлыгыннан туңдырылган боз массаж ясау өчен файдаланыла. Кыяр тозлыгы белән куйган компресслар травмалар һәм бәрелүләр аркасында барлыкка килгән авыртуларны, буын сызлауларын баса.

 

 Фото: социаль челтәрләрдән

Мәгълүмат чыганагы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X