Банан рактан саклый
Сәламәтлек

Банан рактан саклый

Банан - яман шеш авыруларыннан профилактика чарасы гына түгел, ә аларны дәвалауда да бик яхшы икән.

Туклыклы матдәләргә бай булган бананның файдасын исбатлап торуның әллә ни кирәге юк. Ә хәзер бананда кешенең иммун системасын ныгытучы энзима дигән матдә барлыгы ачыкланган.

Дөрес, моны ахырынача раслыйсы бар әле. Моңарчы кешеләр белән түгел, ә ак тычканнар белән генә тәҗрибә ясалган. Яман шеш күзәнәкләре булган һәм котылгысыз үлемгә дучар ителгән тычканнар азыгына галимнәр банан суты экстрактын өстәгән. Нәтиҗәдә, шаккатарлык хәл: 10 җан иясенең 7се бөтенләй савыккан.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru


Нет комментариев