Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бала авырганда ниләр эшләргә ярамый?

Югары температура вакытында

1. Баланы уксус, спирт белән ышкырга яки башка суыту чаралары куймаска кирәк. Спирт тән тиресе аша үтеп, бала организмын агуларга мөмкин.
2. Әгәр бала моңа кадәр фебриль көзән җыеру, тугандагы җәрәхәт, эпилепсия яки ми тартмасы эчендәге басым югары булудан интегә икән, тән температурасына 38 градуска кадәр менәргә юл куймагыз.
3. 12 яшькә кадәрге, шулай ук вирус инфекциясе (грипп, ОРЗ, җил чәчәге) кичергән балага аспирин бирергә ярамый. Бу сирәк очрый торган Рея синдромына китерергә мөмкин.

Эч авыртканда һәм эч киткәндә:
1. Авыртуны баса торган препаратлар бирмәгез. Бу диагностиканы кыенлаштыра. Шулай ук мондый төр дарулар аппендицит, холицистит кебек хирургик авыруларны да яшерергә мөмкин.
2. Грелка кулланмагыз. Ул баланың хәлен кинәт начарайтырга мөмкин.
3. Кайнар су белән клизма ясамагыз. Тән температурасы югары булганда, бигрәк тә.
4. Баланың эче киткәндә бөрештерүче, катыручы препаратлар (имодиум, лопедиум) бирмәгез. Әгәр эч инфекция аркасында китә икән, бу дарулардан соң авыру тагын да катлауланырга мөмкин. Андый вакытта токсиннар тиз чыгу урынына, киресенчә, ныграк туплана.
5. Температура, эч китү, косу билгеләре күзәтелгән инфекцияле авырулар вакытында гомеопатик препаратлар бирергә ярамый.
Колак авыртканда, отит вакытында:
1. Отит булып, тән температурасы 38 градустан арта икән, җылытучы компресслар ясамагыз.
2. Отитны бор спирты белән дәваларга ярамый. Элек бу препарат киң кулланыла иде, әмма хәзер аның зыяны расланды. Бор спирты ишетү юлын пешерергә мөмкин.
Балагызның халәте ошамый яки шөбһәгә сала торган билгеләр күрәсез икән, кичекмәстән табиб чакыртыгыз. Балагызга табиб рөхсәтеннән башка таныш булмаган дарулар бирмәгез. Бары тик табиб кына дөрес дозировка һәм даруны кабул итү вакытын билгели ала.
фото:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев