Ярминкәләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бодаегыз булса, Чирмешән ярминкәсенә килегез
Югары Кәминкәдә яшәүче Нәкыйбә Шәһвәлиева һәм Рафия Ногманова Чирмешәндә узучы ярминкәләргә еш киләләр, килгән саен, үзләре әйтмешли, "баеп" кайталар. -Бүген бодай сатмаслармы дигән идек, әле күренмиләр. Тавыклар асрыйбыз әлегә, - ди Нәкыйбә апа. -Свежий балык, ит тә алырбыз. Пенсияне туздырырга бит. Ярминкәдә ике айлык бозаулар да саттылар. Калибрлаган кебек матурлар,...
-
Чирмешәдәге ярминкәдә урындыклар да саттылар
Иске Кадидан Якуб Кәбиров Чирмешәндә узучы ярминкәгә агач урындыклар алып килгән. Аларны үзе ясаган. Берсе 400 сум тора. -Заказлар да кабул итәм, - ди оста. -Әле менә бер кошевка да өлгерттем. Монда үз товарларын сатучылар байтак. Бу ярминкәдә дә эремчекне, майны чират торып алдылар. Юктан түгел, берәү аны чүт кенә...
-
Чирмешән ярминкәсендә товар да аласың, таныш-белешне дә күрәсең
Яңа ел бәйрәме алдыннан Чирмешәндә узган чираттагы ярминкәдән дә халык шактый "баеп" китте: азык-төлек, кием-салым да күп сатылды. Бирегә алтмышлап эшкуар товар белән чыкан иде. Кечкенә чиләген 150 сумга - Самара алмаларына, килосы - 200дән - Башкортостан бавырсакларына, Ульяновск конфетларына сорау булды үзе. Бозаулар "рәте" дә бай. Кара Чишмәдән чама...
-
Чирмешән ярминкәсендә Алтай балы да сатканнар
Чирмешәндә үткән ярминкәдә Кукмара киез итекләре дә саттылар. Төбенә салганы, галош киерткәннәре, бизәкләп, чуклап ясалганнары да бар. Бер пары 1200-1800 сум тора. Безнең товар яхшы, - ди сатучысы. - Алыгыз, аягыгыз гел җылыда йөрер. Инде бик кыстагач, үзем дә бер пар киез итек алдым, кирәк бит. Суелган казлар да тәкъдим...
-
Чирмешән ярминкәсендә сарык та, кәҗә дә саттылар (+ФОТО)
Чирмешәндә үткән ярминкәдә Таҗикстанда быел җыеп алынган җимеш тә яхшы сатылды. Тәмле, кибеттәгедән юньрәк. Безнең гектар ярым участок бар. Анда үстерелгән җиләк-җимешне гаиләбез белән җыябыз. Монда, бу якларга вагонга төяп алып киләбез, - ди Мансур Абдрахимович. - Быел уңыш зарланырлык түгел. Иң мөһиме - аңа урын табабыз, ярминкәдә дә күп...
-
Чирмешән ярминкәсендә күршеләр эремчек сатып та акча эшли (+ФОТО)
Ивашкинодан Николай Серендеев бүген дә ярминкәгә свежий кәбестә алып килгән. -Товарымны бер сәгатьтә үк сатып бетердем, - ди ул. -Бу яшелчәне 1 гектарда үстергән идек, алып, урнаштырып та өлгердек, сораучыларга җитмәде дә. Билгеле, килосы 12 сум гына торучы кәбестә сатылмыйча калмый. Бәркәтәдән килгән пенсионер Наил Җамалиев Чирмешәндә узган ярминкәдән 450...
-
Чирмешән укытучылары ярминкәдә суган сатканнар
Сентябрьнең соңгы шимбәсендә Казанның Агропаркына мәгариф оешмалары хуҗа булды - алар үзләренең тәҗрибә участокларында үстергән яшелчәләр белән сәүдә итте. Бу ярминкәдә безнең районның 25 мәктәбе дә катнашкан, алар 40 мең сум тирәсе керем алган. - Алып барган продукңиянең (суган, бәрәңге, кишер, кабак, ташкабак, консервланган банкалар, камыр ризыклары) күп өлеше сатылды,...
-
Чирмешән халкы балык ярата
Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә быел үстерелгән свежий кәбестә, бәрәңге, шулай ук бал, балык, үсентеләр, кием-салым, бозаулар, казлар, тавыклар, кош-корт ризыгы, сөт һәм ит ризыклары, һәм башка кирәк-ярак та саттылар. -Әлкидән свежий елга балыгы алып килдем, барысын да урнаштырдым. Чирмешән халкы балык ярата, - ди бездәге ярминкәдә еш булучы Рәмис...
-
Чирмешән ярминкәсендә эремчекне чират торып алдылар (+ФОТО)
Чирмешәндә ике атна рәттән булгангадырмы, соңгы ярминкәдә халык артык күп түгел иде. Әмма килгән кеше кирәген тапты, сатучылар товарын урнаштырды. -Бал күп быел, шуңа күрә аны сату кыенрак, -ди Шенталадан бездә еш булучы умартачы абзый. Ә менә эремчек, каймак, пирог, ипине чират торып алалар. 5 килолы чиләк тулы алманы 100...
-
Чирмешән ярминкәсендә 7-9 мең сумга сарыклар саттылар
Халык ярминкәне тансыклап көтә. Бүген дә сатучылар, алучылар да байтак иде. -Чирмешәндәге ярминкәгә еш киләбез, - диләр Тукай поселогыннан Габделхак һәм Роза Кәримовлар. - Бүген ике бозау, тәм-том да алдык. Товар күп монда. Бозауларның кечерәкләрен, кыш чыгардайларын сораучылар шактый. Андыйлар бар да иде, берсе уртача 17-30 мең сум тора. Сарык...
-
Кара Чишмәдә казларны симерткәннәр дә
Узган атнада район үзәгендә оештырылган ярминкәдә тере һәм яңа суелган казлар да бар иде. Кара Чишмә суларында коенып май җыйган симез казларның бер түшкәсе 2 мең сум тора. Каз кебек үк булган ике айлык бәпкәләр - 500, 50 көнлек мулард, 1 айлык үрдәк бәпкәләр 350-200 сумга бәяләнә. Алгалыйлар әлеге су...
-
Чирмешән ярминкәсендә халык бал сайлады
Умартачылар бал суыртып, аны урнаштыру мәшәкатьләрендә. Чирмешәндә узган ярминкәдә дә аны сатучылар күп иде. Өч литрлы банкадагы бу татлы ризык бер мең сум тора. Кайбер умартачылар быел бал елы түгел, чөнки һава торышы кызу, дисәләр, Чирмешәннән тәҗрибәле умартачы Һади Гомәров әйтүенчә, киресенчә, кортлар балны яхшы җыя. Ярминкәдә эремчек, каймак, кавын,...
-
Чирмешән ярминкәсендә чиләкләп җиләк саттылар
Быел җиләк бик уңды. Узган атна ярминкәсендә дә аны сатучылар күп иде. Җир җиләгенең 4 литрлы чиләктәгесенә - 400-450, бакчаныкына 2 литрлыга 200 сум сорыйлар. Помидорга бәя акрынлап төшә башлады, аның килосы 50-100, ә кыяр 60 сумга "тарта". Ярминкәдә катнашазык, бройлер чебешләр, бәпкәләр, кием-салым, чәчәкләр, азык-төлек, ит тә бар иде....
-
Чирмешән ярминкәсендә каз һәм үрдәк бәпкәләре саттылар
Халык кош-кортка ябырылды дию дөрес үк булмас, әмма кызыл һәм бройлер чебешләр алучылар байтак. Каз, үрдәк бәпкәләре узган ярминкәдә күп, ансат сатылмады, көннәр ныграк җылынганны көтәләр бугай. Бәясе дә юнь түгел, әйтик өч атналык индоутка бәпкә 350 сум тора. Чирмешәндә 8 майда оештырылган ярминкәдә 17-35 меңгә бозаулар, шулай ук дуңгыз...
-
Иртәгә Чирмешәндә ярминкә була
Иртәгә, 8 май көнне "Кәрвансарай" күпфункцияле сәүдә мәйданында ярминкә була. Башлана 8 сәгатьтә. Рәхим итегез!