Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешән ярминкәсендә товар да аласың, таныш-белешне дә күрәсең

Яңа ел бәйрәме алдыннан Чирмешәндә узган чираттагы ярминкәдән дә халык шактый "баеп" китте: азык-төлек, кием-салым да күп сатылды. Бирегә алтмышлап эшкуар товар белән чыкан иде. Кечкенә чиләген 150 сумга - Самара алмаларына, килосы - 200дән - Башкортостан бавырсакларына, Ульяновск конфетларына сорау булды үзе. Бозаулар "рәте" дә бай. Кара Чишмәдән чама...

Яңа ел бәйрәме алдыннан Чирмешәндә узган чираттагы ярминкәдән дә халык шактый "баеп" китте: азык-төлек, кием-салым да күп сатылды. Бирегә алтмышлап эшкуар товар белән чыкан иде.

Кечкенә чиләген 150 сумга - Самара алмаларына, килосы - 200дән - Башкортостан бавырсакларына, Ульяновск конфетларына сорау булды үзе.
Бозаулар "рәте" дә бай. Кара Чишмәдән чама белән дүрт айлык бозаулар - 18 мең, Чумачка эшкуарының 5-6 айлык бозаулары 27-28 мең сум бәяле, семинталь токымлы, аклы-каралысы да бар. Кибеттә юк, монда сайлап алырлык.
Соңгы ярминкәләрнең "йөзек кашы" - йолкынган казларны 1200-1800 сумга саталар. Бал бәясе дә үзгәрми, ассортименты бай, өч литрлы банкасы уртача 1000-1200 сум тора. Бу татлы ризыкның ниндие генә юк! Балык та, җиләк-җимеш тә күп була ярминкәләрдә, монысында да шулай иде.
Гранулалы жом, ит, май, эремчек, каймак, өс-баш, аяк киемнәре дисеңме, алар да урнаша торган товарлар.
-Аллага шөкер, бар да бар, - ди Әмирдән ветеран Наил Заһретдинов. -Әле, монда килеп күпме кеше күреп, таныш-белеш белән аралашып кайтабыз. Бәйрәм кебек. Менә фотога да төшерделәр бугай...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярминкә

2
X