Ярминкәләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәндә үткән ярминкәдә бодай тиз сатылды
Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәгә аграр техникум филиалы бодай һәм арпа да алып чыккан иде.
-
Чирмешәндәге ярминкәгә радиоалгычлар алып килгәннәр
Чирмешәндә узган соңгы ярминкәдә радиоалгычлар да саттылар. Әллә нинди модельләрне. Бу техниканы Әлмәттән алып килгәннәр. Радиоалгычларның берсеннән ярминкә мәйданының ерак почмакларына да җыр таралды. Ит сатучылар да күп. Иске Үтәмештән Роза Назыйрованың үзләре үстергән 4 килога тартучы бройлер тавык түшкәләре үзләрен-үзләре мактап тора. Килосы 200 сум икән. -Өч ат, өч...
-
Чирмешәндәге ярминкәдә салам һәм печән дә саттылар
Чирмешәндә якшәмбе көнне узган ярминкәдә килосын 300 сумга - ит, түшкәсен 1000-1300гә каз саттылар. Шешминкадан төргәген 500гә - салам, 1500 сумга печән алып килгәннәр. Фураж, он, тавыклар, ит һәм сөт, он ризыклары, җиләк-җимеш, бал, балык сайлап алырлык, күп, ә менә кием-салым сатучылар азрак, бозаулар юк иде. Автор фотолары
-
Чирмешәндәге ярминкәдә үткен пычакка заказ алдылар
Чирмешәндә узган атна якшәмбесендә оештырылган ярминкәдә килосын 39-69 сумга Самара алмалары да саттылар. Ат, сыер, дуңгыз ите, колбаса, эремчек, май, балык, бал, җимешләр, он, шикәр комы, кием-салым, башка ризыклар, кирәк ярак та күп иде. Азнакайдан, Шенталадан, Лашманнан сыер сөтенең 1,5 литрлысын уртача 160 сумнан алдылар. Похвистнево районының атаклы Гали авылыннан...
-
Бәркәтәдә сарыкларны көрәйтә беләләр
Чирмешәндә узган атнада да ярминкә гөр килде: халык яңа елга әзерләнә - кием-салым, бүләк алалар, азык-төлеккә дә акчаны кызганмыйлар. Бәркәтәдән Хәлимә апа Әхмәтҗанова улы Фәгыйль беләнсарык ите алып килгәннәр. -Печән, арпа ашатып симерттек, 36 кило ите чыкты, майлы булды, - ди Хәлимә апа. -Элек-электән ел саен диярлек корбанга да сарык...
-
Чирмешәнлеләр узган ярминкәдә карп “тоттылар“
Узган атнада Чирмешәндә оештырылган ярминкәдә тере балык та саттылар - Отрадныйдан алып килгәннәр - "көзгеле" (зеркальный) карпның бер килограммы 160 сум тора. Сатуда бал һәм казлар (бер түшкәсе 1300-1600 сум) бик күп иде. Туң балык, алма, ит, мал, кош-корт ризыгы, кәбестә, гөмбә һәм башка ризыклар, кием-салым, бозаулар да саттылар. Бу...
-
Мәскәүдә ясыйлар, Чирмешәндә саталар
Чирмешәндә үткән атна якшәмбесендә Самара, Оренбург, Башкортстан, Казан, Әлмәт, Кукмара һәм башка шәһәр һәм районнардан килгән эшмәкәрләр дә сату итте. Ярминкә мәйданында буш урын калмады да. 7-8 кеше бал һәм суелган казлар сатты, балның өч литрлы банкадагысы өчен - 1000, ә казларга 1300-1600 сум сорадылар. Мәскәүдә балчыктан ясалган чүлмәкләр, кувшиннар,...
-
Чирмешәндә узган ярминкәдә сөт ризыкларын чират торып алдылар
Чирмешәндә үткән ярминкәгә халык бик күп килде, акча "су урынына акты". Аксубайдан бер абзый үрдәкләр сата. Эшен бетергән, түшкәләрне эче-башы белән 700 сумга алырга мөмкин. Байтак кеше йолкынган казлар тәкъдим итә, эче-башы-потрохасыз килеш берсенә, зурлыгына карата, 1300-1800 сум сорыйлар. Кирәксенүче артык сатулашып тормый. -Без җылы аяк киемнәре алдык әле, -...
-
Чирмешәндә ярминкә булды
Чирмешәндә үткән ярминкәдә Кармыш казлары һәм үрдәкләре дә саттылар (йолкынган казларны - 1300, үрдәкләрне 1000 сумга, эч-башларын - 250гә). -Аларны бәбкә килеш алдык. Казларыбызның кайберләре дүртәр килога җитте, - ди Наташа Хәбибуллина. -Бүген җиде каз түшкәсен алдылар да. Ирем Әмир белән зур мал да асрыйбыз. Әлмәттән Кармышка күченеп кайткач, зур...
-
Чирмешән укытучылары Казанда сату иттеләр
"Казан" агросәнәгать паркында мәгариф учреждениеләренең авыл хуҗалыгы һәм халык сәнгате һөнәрчелеге эшләнмәләре республика ярминкәсендә район мәктәпләре дә актив катнаштылар. -Ярминкәгә барлык мәктәпләрнең дә вәкилләре үз продукциясен алып барды, - ди район мәгариф бүләге начальнигы урынбасары Флюра Рәхимҗанова. - Шәһәр халкына мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатмалар, маринадланган яшелчәләр тәкъдим...
-
Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстанның белем бирү оешмалары катнашты
Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп укучылары һәм студентлар ясаган көнкүреш предметлары, кулинар эшләнмәләр, кул эшләре тәкъдим ителде. (Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген «Казан» агропромпаркында Татарстанның муниципаль районнары һәм белем бирү оешмалары катнашында традициягә әйләнгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп укучылары һәм студентлар...
-
Гали авылында кыяр иртә өлгерә
Чирмешәндә узган ярминкәдә Самара өлкәсенең Гали авылы теплицаларында үстерелгән кыяр һәм помидорлар да яхшы сатыла. -Кыярларыбыздан беренче уңышны 30 апрельдә җыйдык, томатлар 9 майга өлгерде, - ди бүгенге ярминкәгә дә килгән Гөлия Мөхетдинова. - Кыяр орлыкларын гыйнварда, помидорныкын ноябрдә чәчәбез. Мөхетдиновлар ун сутый мәйдан биләүче теплицаларында кыярны хәзер көн саен...
-
Чирмешәндә ярминкәдә халык күбрәк питомникларда үстерелгән җиләк-җимеш агачы үсентеләре алды
Үткән атна ярминкәсендә халык күбрәк питомникларда үстерелгән җиләк-җимеш агачы үсентеләре алды. Карлыган үсентесенең берсен 250 сумнан саттылар. Чирмешәндә үткән бу ярминкәдә берсе 250гә - тавыклар, килосы 100-120гә - орлык суганы, 150-250гә - җимеш, шулай ук чәчәкләр һәм чәчәк орлдыклары, бозаулар, каз бәбкәләре дә бар иде. Аксубай районының Тимошкино авылыннан берәү...
-
Югары Чегодайдан Габдрахман абый Миңнекәев карлыган үсентеләрен гел яңарта
Чирмешәндә үткән ярминкәдән Габдрахман абый Миңнекәев ике төп карлыган үсентесе алып китте. -Эре, татлы була торган сорт бу, - ди гомер буе машина йөрткән, Байконурны төзешкән ветеран. - Бакчабызда алмагач, чия, миләш тә бар. Ярминкәгә еш киләм, үз машинам бар бит. Әхтәм абый Назыйровның да юлы уңды - чәчүлеккә орлык...
-
Чирмешәндә узган ярминкәдә бодай да саттылар
Чирмешәндә узган ярминкәдә капчыгын 500 сумга бодай да саттылар. Көрпә, он, шикәр комы, бозаулар, бал, балык, җимеш, алма, өй җиһазлары, кием-салым да бар иде. Берсе 250 сум бәяле тавыкларны да күп алдылар.