Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәдәге ярминкәдә урындыклар да саттылар

Иске Кадидан Якуб Кәбиров Чирмешәндә узучы ярминкәгә агач урындыклар алып килгән. Аларны үзе ясаган. Берсе 400 сум тора. -Заказлар да кабул итәм, - ди оста. -Әле менә бер кошевка да өлгерттем. Монда үз товарларын сатучылар байтак. Бу ярминкәдә дә эремчекне, майны чират торып алдылар. Юктан түгел, берәү аны чүт кенә...

Иске Кадидан Якуб Кәбиров Чирмешәндә узучы ярминкәгә агач урындыклар алып килгән. Аларны үзе ясаган. Берсе 400 сум тора.



-Заказлар да кабул итәм, - ди оста. -Әле менә бер кошевка да өлгерттем.

Монда үз товарларын сатучылар байтак. Бу ярминкәдә дә эремчекне, майны чират торып алдылар. Юктан түгел, берәү аны чүт кенә юньрәккә сата, ризыклары тәмле.

Ярминкәдә килосы 290 сумга сыер ите, 220гә - дуңгыз, 350 сумга сарык ите дә саттылар. Яңа тотылган һәм туң балык, алма, бавырсак, бал, бозаулар, он, урын-җир әйберләре дә бар иде. Иске Кади эшкуары Ислам Габшакиров тавыклар алып чыккан. Аңа бу кошларга заказ да бирәләр, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ярминкә урындыклар