Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешән ярминкәсендә 7-9 мең сумга сарыклар саттылар

Халык ярминкәне тансыклап көтә. Бүген дә сатучылар, алучылар да байтак иде. -Чирмешәндәге ярминкәгә еш киләбез, - диләр Тукай поселогыннан Габделхак һәм Роза Кәримовлар. - Бүген ике бозау, тәм-том да алдык. Товар күп монда. Бозауларның кечерәкләрен, кыш чыгардайларын сораучылар шактый. Андыйлар бар да иде, берсе уртача 17-30 мең сум тора. Сарык...

Халык ярминкәне тансыклап көтә. Бүген дә сатучылар, алучылар да байтак иде.

-Чирмешәндәге ярминкәгә еш киләбез, - диләр Тукай поселогыннан Габделхак һәм Роза Кәримовлар. - Бүген ике бозау, тәм-том да алдык. Товар күп монда.
Бозауларның кечерәкләрен, кыш чыгардайларын сораучылар шактый. Андыйлар бар да иде, берсе уртача 17-30 мең сум тора. Сарык кирәксә, рәхим ит, алар 7-9 мең сум бәяле.
Яңа алынган эре бәрәңгенең чиләге 200 сум. Миннек, бакча җиләге, сөт ризыклары, кием-салым, бал, кондитер һәм сөт ризыклары, җимеш агачы үсентеләре, каз һәм үрдәк бәпкәләре дә саттылар, алдылар. Берәү тегү машиналары төзәтергә заказлар кабул итте. Ә менә бөртек тәкъдим итүче күренмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярминкә сарык сату