Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Бодаегыз булса, Чирмешән ярминкәсенә килегез

Югары Кәминкәдә яшәүче Нәкыйбә Шәһвәлиева һәм Рафия Ногманова Чирмешәндә узучы ярминкәләргә еш киләләр, килгән саен, үзләре әйтмешли, "баеп" кайталар. -Бүген бодай сатмаслармы дигән идек, әле күренмиләр. Тавыклар асрыйбыз әлегә, - ди Нәкыйбә апа. -Свежий балык, ит тә алырбыз. Пенсияне туздырырга бит. Ярминкәдә ике айлык бозаулар да саттылар. Калибрлаган кебек матурлар,...

Югары Кәминкәдә яшәүче Нәкыйбә Шәһвәлиева һәм Рафия Ногманова Чирмешәндә узучы ярминкәләргә еш киләләр, килгән саен, үзләре әйтмешли, "баеп" кайталар.


-Бүген бодай сатмаслармы дигән идек, әле күренмиләр. Тавыклар асрыйбыз әлегә, - ди Нәкыйбә апа. -Свежий балык, ит тә алырбыз. Пенсияне туздырырга бит.

Ярминкәдә ике айлык бозаулар да саттылар. Калибрлаган кебек матурлар, тереләр. Берсе 15-16 мең тора. Зурракларына 28-35 мең сум сорыйлар. Дуңгыз балалары, бер төргәк кенә булса да, печән дә бар. Он, көрпә, жом, кош-корт азыгы, балык, җимеш, бал, кием-салым сайлап алырлык. Читтән килгән сатучылар кибеттәгедән юньрәк бәягә сыер мае, эремчек, каймак, бавырсак ише ризыклар, кыяр, помидор да тәкъдим итә.

Берәү бәрәңге дошманы - коңгызларны агуларга бик эффектлы препарат алырга кыстый. Агы да, кызылы да 250 сумлык тавыкларны да урнаштырдылар.

Бу ярминкәдә бодай гына сатмадылар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X