Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Гали авылында кыяр иртә өлгерә

Чирмешәндә узган ярминкәдә Самара өлкәсенең Гали авылы теплицаларында үстерелгән кыяр һәм помидорлар да яхшы сатыла. -Кыярларыбыздан беренче уңышны 30 апрельдә җыйдык, томатлар 9 майга өлгерде, - ди бүгенге ярминкәгә дә килгән Гөлия Мөхетдинова. - Кыяр орлыкларын гыйнварда, помидорныкын ноябрдә чәчәбез. Мөхетдиновлар ун сутый мәйдан биләүче теплицаларында кыярны хәзер көн саен...

Чирмешәндә узган ярминкәдә Самара өлкәсенең Гали авылы теплицаларында үстерелгән кыяр һәм помидорлар да яхшы сатыла.


-Кыярларыбыздан беренче уңышны 30 апрельдә җыйдык, томатлар 9 майга өлгерде, - ди бүгенге ярминкәгә дә килгән Гөлия Мөхетдинова. - Кыяр орлыкларын гыйнварда, помидорныкын ноябрдә чәчәбез.

Мөхетдиновлар ун сутый мәйдан биләүче теплицаларында кыярны хәзер көн саен унар чиләк, помидорны атнага ике тапкыр җыялар икән. Быел яз салкын булганлыктан, әле дә газ ягалар. Ноябрьдән майга кадәр вакыт аралыгында теплицалары 100 мең сумга якын акча "ашаган":

-Суны үзебезнең коедан зур савытка - резервуарга тутырабыз, - ди Гөлия. - Су күп кирәк, помидор үсентеләре генә дә 2 мең төп чамасы. Без - ирем, абый һәм аның хатыны, әти-әни белән бергәләп, бары теплицада гына эшлибез.

Алар теплицаларын сентябрьдә генә "ябалар", октябрьдә ял итәләр дә, ноябрьдә кабат яңа сезонны башлыйлар. Яшелчә бит яшь бала кебек, нәрсәдер килешмәсә чирлиләр, юньләп үсмиләр дә.

Галилылар кыяр һәм помидорларын бездә, Шенталада, Оренбург якларында саталар. Гөлия Мөхетдинова әйтүенчә, эше күп булса да, бу шөгыль үзен аклый. Дөрес, мал карарга вакытлары калмый, сугымга эре малны берничә ай гына симертәләр.

...Ярминкәдә кыярны - килограммын - 80, помидорны 130-180 сумнан сатучылар байтак иде. Бодайның бер капчыгы - 500, көрпә - 150, катнаш азык 700 сумга сатылды. Помидор үсентеләре, чәчәкләр, җиләк - җимеш, ит, тавыклар да бар иде. Дөрес, соңгы бу ярминкәгә халык күп чыкмады, сатучылар да аз булды, чөнки төн буе яңгыр яуды, иртән салкынча иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined